Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татарстанда «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең икенче этабы старт алды

    17 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Татарстанда киң масштабтагы Бөтенроссия наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең икенче этабы старт алды. Акция барышында республикада (8-843), 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлы «Ышаныч телефоннары» эшлиячәк.

    Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притоннар урыннарын ачыклау тора. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмачак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин. Хәбәрләр шулай ук, наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлегендә эшләүче (8-84371) 5-55-00 "Ышаныч телефоны" буенча да кабул ителә, я булмаса хәбәрне ведомство сайтында http://ufskn.tatar.ru. калдырырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: