Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Татар Шатрашаны авылында гомер кичерүче Факия апа Хамзина 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә.

Әле генә балалары һәм оныклары белән бергәләп үзенең 90 яшьлеген үткәргән Факия апа Хамзина районыбызның чиге булган Татар Шатрашаны авылында туа, шунда гомер итә.

Гаилә ишле була, бер-бер артлы дөньяга килгән туганнарыннна бүген ул берүзе калган. Балачагын да колхоз кырында хезмәт итүе белән хәтерли.

-4 сыйныфны тәмамлагач, башка укытып то тормадылар, мөмкинлек тә юк иде, каядыр барып укырга. 10 яше тулган балаларны ул елларны өлкәннәргә ярдәмгә колхоз эшенә чакыра иделәр. Ач иде халык. Күбесе шуннан үлде дә.

Факия апа тырыш була. Күрше Чәке авылына орлык ташырга йөри. Колхоз рәисенең бер пот тоз язып биргәне әле дә булса хәтерендә тора.

-Ул елларда тоз бик кыйммәтле нәрсә иде. Бер пот тозлык эшли алгач, шатланганымны күрсәгез ул чакта.

Шулай гомерләр колхозда үтә. Авыл егете Зәйнуллага тормышка чыга. Төп нигездә матур гаилә башлагач, 17нче көнендә Зәйнулласын армиягә алып китәләр. Бу 1948 ел була. Факия апа шулай итеп. төп йортта кайнана, кайната һәм Зәйнулласының өч кыз туганы белән яшәп кала.

-Ирем бик әйбәт кеше иде, аның белән бергәләп бәхетле озын гомер кичердек. 5 ир бала үстердек, киленнәребез кызларыбыз булды. Вафатына 14 ел булды инде,.-дип сагынып сөйли Факия апа

Юбилей - шатлыклы вакыйга. Ә инде 90 яшь тулу - бигрәк тә сөенеч. Бәйрәме уңаеннан балалары җыелып, олы мәҗлес җыйганнар. Бәхетле юбилярның бүген 8 оныгы, 10 оныкчыгы. Төп нигездә исә улы Илгизәр һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә белән гомер кичерәләр.

Факия апа исеменә Россия Президенты Владимир Путиннан да Котлау хаты килгән. Аны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге сәркәтибе Зоя Мердюкова җиткерделәр. Олы бәйрәм уңаеннан район башлыгының бүләген дә кабул итеп алды ул. Һәркемгә онытмаулары өчен олы рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев