Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе укучылары “Тамчы” лагеренда ял итте

    Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе каршында "Тамчы" ял лагереның эшли башлавына 9 ел булды. Лагерьның төп максаты- үсеп баручы буынга экологик һәм патриотик тәрбия бирү. Агымдагы елда да анда 10 бала ял итте.

    Балаларга авылыбызның иң матур табигать почмакларына - чишмәләребез, елга буйлары, болынлыклар, урман аланнары буенча сәяхәтләр оештырылды. Экологик ярдәмгә мохтаҗ урыннарга кулыбыздан килгән кадәр булышлык иттек.

    Авылыбызның сугыш ветераны Айнетуллов Летфулла бабай белән очрашуга барып, аның истәлекләрен тыңлау балаларга туган илебезне яратырга,аның белән горурланырга тагын бер тапкыр рух бирде.

    Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янын чистарту, "Матәм һәм искә алу" көнендә катнашу, мәктәп музеена кереп сугыш чоры елларындагы әйберләрне карау, альбомнар буенча сугышта катнашучылар турында әңгәмә оештыру -балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур урын алды. Татар халкының традицияләре, үткәне, хәзергесе укучыларга кызыклы итеп, уеннар аша, үзләренең күзәтүләре, исбатлаулар аша җиткерелде.

    Район үзәгендәге истәлекле урыннар, паркларда да булдылар балалар. Боларны һәммәсен булдыруда ял лагеры җитәкчесе Лилия Айнутдинова, тәрбияче Рездә Камалова, пешекче Лилия Кәлимуллина, техник хезмәткәр Любовь Салахова зур тырышлык куйдылар.

    Мәктәп яны лагерында укучылар рәхәтләнеп, теләп ял иттеләр, яңа уку елына сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч энергия тупладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: