Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татар Бизнәсе авылы мәдәният йортында хәйрия кичәсе узды

    Татар Бизнәсе авылы мәдәният йортында "Кыл яхшылык, ит изгелек, чәч иман нуры!" дип исемләнгән Хәйрия кичәсе үтте.

    Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәдә җыелган акчалар Иске Чүпрәле авылы "Җәмигъ" мәчете төзелешенә китәчәк. Әлеге чарага Иске Чүпрәледән Мөхтәсиб Рөстәм Хәзрәт үзенең ярдәмчесе белән килде. Мөхтәсиб ярдәмчесе Гөмәр хәзрәт Рәкыйпов азан әйтте, соңыннан рәхмәт әйтеп дога укыды. Кичә халыкка бик ошады. Үзләреннән өлеш керткән һәрбер кешегә Аллахның рәхмәте яусын.
    Чара барышында 12 меңнән артык күләмдә акча җыелды. Хәйрия акчалары "Җәмигъ" мәчетенең фондына күчереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: