Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Суд приставлары транспорт белән идарә итү хокукын чикли ала

    2015 елның 28 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан "Башкарма производство турында" һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелү имзаланды.

    Бу закон 2016 елның 15 январеннан суд приставлары-башкаручыларына бурычларын түләмәүчеләрне транспорт белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләү турында карар чыгару хокукын бирә.

    Әлеге мәҗбүри чаралар кемнәргә кагылырга мөмкин соң? Әлеге исемлеккә алимент түләмәүчеләр, сәламәтлеккә китерелгән зыян өчен түләмәүчеләр, туендыручысы үлү сәбәпле китерелгән зыянны түләмәүчеләр, җинаять кылу нәтиҗәсендә китерелгән мораль яисә мөлкәти зыянны түләмәүчеләр, административ штрафлары 10000 сумга кадәр җитүчеләр һәм аны түләмәүчеләр керә.

    Ә менә транспорт белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләү түбәндәге очракларда кулланылмаячак:

    -әгәр мондый чикләү бурычлының яшәү өчен кирәк булган төп керемен югалтуга китерсә;

    -әгәр транспорт чарасында йөрү бурычлы һәм аның карамагындагы гаилә әгъзалары өчен тормыш алып баруда бердәнбер акча китерүче чыганак булса;

    -әгәр бурычлы үзе инвалид яисә аның карамагында РФ законнары нигезендә инвалид итеп танылган 1 яисә 2 төркем инвалиды яки инвалид бала булса;

    -әгәр башкарма документ буенча бурычлының бурычы 10000 сумнан артмаса;

    -әгәр бурычлыга бурычын каплау буенча таләпләрне үтәү срогы озайтылган булса.

    Әлеге закон үз артларында бернинди шәхси милекләре дә булмаган бурычлыларның машиналарда йөрү хокукларын чикләүне күз уңында тота. Киләчәктә мондый гражданнар юлларда машинада йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм булачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: