Салават Фәтхетдинов фонды "Җылы йорт" приюты балаларына бәйрәм бүләк итте
"Җылы йорт" социаль приютына "Россия Балалар Фонды" гомумроссия җәмәгать хәйрия фондының Татарстан бүлегеннән (фондның рәисе Салават Зәки улы Фәтхетдинов) "Кызлар пати" хатын-кызлар клубыннан кунаклар килде.
Кунакларны "Җылы йорт" социаль приюты директоры Алевтина Хәлилова һәм хезмәт коллективы бик җылы каршы алды.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты районда 1998 елның 19 декабреннән эшли башлый. 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр приютта 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 750дән артык бала реабилитация үтә.
Салават Фәтхетдинов фонды приютта тәрбияләнүче балаларга бүләкләр белән генә түгел, зур концерт белән дә килгән иде. Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айгөл Бариева, Фәридә Ахметшина, Алсу Сөнгатуллина, Айгөл Киямова, Ләйсән Закирова, Татар җыры, Ягымлы яз, халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Габидуллина, ТР җыр һәм бию дәүләт ансамбле солисткасы Гүзәл Сөбеханова, халыкара конкурслар лауреатлары Алсу Вәлиуллина (Хөсәенова), Чулпан Юсупова, Гүзәл Идрисова, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Альбина Кармышева, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина һәм яшь талант Искәндәр Шакиров приютта тәрбияләнүче балалар һәм хезмәт коллективы алдында чыгыш ясап, әлеге көннең балаларның күңелендә үзенең якты хатирәләре белән мәңгелеккә уелып калуы өчен барысын да эшләргә тырыштылар.
Балалар артистларның чыгышларын ләззәтләнеп тыңладылар, рәхәтләнеп кул чаптылар, музыка астында артистлар белән биеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм бүләкләр алдылар, артистлар белән истәлеккә фотога төштеләр. Приютта тәрбияләнүче балаларның шатлыкларының иге-чиге юк иде. Балаларның йөзләрендә балкыган елмаю, күзләрендәге очкыннар бәйрәмнең онытылмаслык мизгелләр бүләк итүенә бер дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев