Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы прокуратура бинасында Сәйфихан Нәфиев исемендәге бүлмә-музей булачак

    22 ноябрьдә Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры, якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алу көне узачак. Район прокуратура бинасында Сәйфихан Нәфиевка багышланган бүлмә-музей ачылачак.

    Аның тормыш юлы һәм прокуратура органнарындагы хезмәт еллары турында бүгенге көнгә шактый гына экспонатлар: фотосурәтләр, документлар, шәхси әйберләре тупланган. Әмма алар гына аз әле. Шуңа да оештыручылар Сәйфихан Нәфиевка кагылышлы әйберләрне җыю буенча республикада акция игълан иттеләр. Хөрмәтле чүпрәлеләр, сезнең гаилә архивларыгызда мөгаен, шундый документлар бардыр. Аларны бүлмә-музейга тапшырсагыз, тарих битләренә үз өлешегезне кертәчәксез. Белешмәләр өчен телефон: 2-24-87, электрон почта: radifsubaev@yandex.ru.

    Исегезгә төшерәбез, Сәйфихан Нәфиев 1941 елның 26 ноябрендә Мунчәли авылында туа. 1976 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

    1992-2000 елларда Татарстан прокуроры, 2000-2004 елларда Татарстан Конституцион суды рәисе булып эшли. 2004 елның 31 августында вафат була. Казан шәһәренең Иске татар зиратында җирләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: