Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Россия ярышларында Чүпрәле җайдагы көчлеләр рәтендә

    Шушы көннәрдә Арча районында "Ат көне" дип аталган бәйрәм кысаларында зур ярышлар үткәрелде. Анда Россиянең күп кенә төбәкләреннән йөздән артык узышчы ат катнашты. Спортчыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасының Премьер - министры урынбасары Васил Шәйхразиев тәбрикләде.

    Ярышлар иртәнге алтыда ук башланды. Ун юртак- 80 километрга, аннан соң сәгать тугызлар тирәсендә 26 ат 40 километрлы арага старт алды. 20 километр араны узган саен, атларны ветеринария табиблары тикшерде. Аларның йөрәк тибеше, физик халәте контрольгә алынды. Күрсәткечләре нормага туры килмәгән атларны ярыштан төшереп калдыралар. Россиянең ат спорты федерациясе хөкемдарлары үз вазыйфаларын таләпчән башкаралар. 40 километр арадагы ярышта, мәсәлән, ветеринария белгечләре дүрт атны ярышны дәвам итү мөмкинлегеннән чикләгәннәр. 80 километрлы дистанциядә Кабардино-Балкария Республикасыннан килгән юртаклар җитез һәм чыдам булып чыкты. Бөтен призлы урыннарны да алар яулый. Ә менә 40 километрда Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасының Биектау һәм Кабардино-Балкария Республикасы атлары финишка беренче булып киләләр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үзе дә җайдак буларак 40 чакрым араны уңышлы уза һәм дүртенче урынны яулый. Шунысы куанычлы, әлеге марафон ярышларда безнең район спортчысы Сергей Ишмуков та катнаша. Ат спортын яратучылар аны күреп тә, ишетеп тә беләләр. Төп эше буенча ул гадәттән тыш хәлләр службасында хезмәт итә. Балачактан ат спорты белән шөгыльләнгән Сергей. Район сабан туйларында да аның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе мәгълүм. Әлеге ярышларда Сергей "Молния" һәм "Самата" кушаматлы атлар белән катнаша. Саф токымлы 20 юртак арасында узган 2 һәм 4 километлы араларда җиденче урынны яулап, Россия күләмендә яхшы күрсәткечкә иреште. Ә "Молния" 40 километрлы арада ярышты. Шуны да искәртик, әлеге дистанциягә чыккан 25 юртакның 12се генә финишка килеп җитә алды. Шулар арасында "Молния" сигезенче урынны яулады. Барлык нәтиҗәләрне барлап чыкканнан соң, Мәскәү ат спорты федерациясенең хөкемдарлар комиссиясе Сергей Ишмуковны "Самата" һәм "Молния" атлары белән 2017 елда бәйсез дәүләтләр берлеге илләре арасында үтәчәк халыкара ярышларда катнашырга чакырды. Җайдакка ат спорты федерациясенең Мактау Грамотасы һәм акчалата приз тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: