Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Чүпрәлегә килде

    Шушы көннәрдә районга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килгән иде. Ул авыл җирлеге башлыклары, укытучылар, райондагы оешма, предприятие җитәкчеләре белән дә очрашты.

    Халыкның язмышы күп очракта шушы закон чыгаручыларга да бәйле икәнлеген искә төшереп торырга кирәкмидер. Барыбыз да Россиядә минималь хезмәт хакының күпме булачагын, пенсия суммасын күпмегә арттырырга кирәклеген, гомумән, илдә тормыш барышын шушы депутатлар хәл итүе турында хәбәрдәрбез. Кайберәүләр аларны халык вәкиле булсалар да, халык өчен берни эшләмиләр дип, кайвакыт, гаеплиләр дә. Тик ни генә булмасын, безгә шунда яшисе, шулар белән көн күрәсе.

    Алдагы көннәрдә илне, шул ил гражданнары буларак, безне ни көтәсен, депутат аңлатканнардан чыгып, сезгә җиткермәкче булам. Яхшысыннан башлыйк: пенсия яше артмаячак. Артты бит инде дисәгез, ул дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр (госслужащийлар) өчен генә арткан. Пенсиядән башлагач, бу теманы дәвам итеп, илдә бүген эшче көчләр җитешмәгәне турында да әйтәсем килә. Хәзер эшкә 1990 елда туганнар керешергә тиеш ди, ә 1990 елларны хәтерлисездер, Советлар Союзы таркалган еллар, билгеле инде, балалар бик аз туган.

    Шулай ук, пенсиянең ни өчен көтелгәнчә һәм инфляциягә карап 12 процентка түгел, ә дүрт кенә процентка артканлыгы турында да аңлатты депутат. Россия күләмендә 42 млн.нан артык пенсионер исәпләнә һәм югарыда телгә алынган күләмдә пенсия суммасын арттыру өчен дәүләт казнасын тагын 500 млрд.сумга баетырга кирәк. Һәм пенсия акчасы системалы һәм планлаштырылган рәвештә артып барсын өчен бер пенсионерга өч эшләүче туры килсә бик әйбәт буласы. Ә бүгенге көндә Россиядә бер пенсионерга 1,3 эшләүче туры килә. Шулай ук, ил күләмендә 450 меңгә якын кешедән бернинди фондларга салым керми икән, алар дәүләт күләмендәге бөтен төр хезмәтләрдән файдаланса, вакыты килеп җиткәч пенсия сорап мөрәҗәгать итәргә хаклары булса да. (Әмма, бу урында, 2024 елга 15 еллык хезмәт стажы булмаган кешенең дәүләттән пенсия сорап мөрәҗәгать итү хокукын югалтачагы турында искәртәсем килә).

    Илдар Гыйльметдинов казнага керем кереше саега барса да, күп кенә социаль юнәлешле проектлардан баш тартмаячаклары турында әйтте. Бер төре-субсидияләр. Яшь белгечләргә торак төзү, үз эшеңне булдыру өчен бирелә торганнары һәм шәхси эшмәкәрлек өчен кредит процентларының киметелүе.

    Балалы гаиләләрне борчыган бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) мәсьәләләренә дә тукталды халык вәкиле. Якын елларда бу төр имтиханнардан баш тарту көтелми. Әмма, имтиханнардан куркырга да кирәкми, аларның шартлары гадиләштереләчәк. Һәм, сөендергәне, дәүләт югары уку йортларында бюджет урыннары кимемәячәк.

    -Һәм кимегәне дә булмады, ышаныгыз,-ди Илдар Гыйльметдинов. -Совет заманында югары уку йортларында бюджет урыннары 30 процент күләмендә булса, хәзер 55 процент. Әйе, ул урыннар юрист, экономист кебек дәүләткә кирәкмәгән белгечлекләр өчен түгел, әлбәттә. Безнең илдә бит нинди тенденция күзәтелә хәзер: 5-6 ел укый студент һәм соңында эшсезләр армиясен тулыландыра. Яисә югары белемле белгеч дипломын киштәгә атып, башка төрле эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Күп тармакларда, авылларда белгечләр җитешмәсә дә.

    Депутат медицина университетын үткән ел тәмамлаган студентларның 120дән бары тик сигезенең генә авыл, дәүләт хастаханәләренә эшкә урнашуларын мисал итеп китерде. Калганнары бизнес өлкәсенә, шәхси клиникаларга кереп киткән. Ә дәүләт аларны укыту өчен күпме акча түккән булып чыга?! Укытучылар белән дә шундый ук хәл.

    Хезмәтне сайлау гражданның хакы һәм бу хакында ул ирекле булса да, кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өстендә эш алып бара Дәүләт Думасы. Дәүләт хисабына укучы студентлар белән килешүләр төзү схемасы булдырылачак. Һәм шулай кирәктер дә- укып чыкканда эш урыны көтеп торса яхшы бит инде. Авылда булса ни дә, шәһәрдә булса ни: хезмәтеңә түләсәләр, барыбер түгелмени?!

    Илдар Гыйльметдинов районда Боз сарае булдыру өчен дә сөйләшүләр алып баруы ("Акчарлак" йөзү бассейны да "Бердәм Россия" партиясе гамәлгә куйган программа кысаларында төзелгән иде һәм ул вакытта да депутат Илдар Гыйльметдинов ярдәмгә килгән иде), Чүпрәле районының башка проектларын да тормышка ашыру өчен тырышачагын белдерде.

    Ышанучан кешеләрнең берсе буларак, депутат чыгышын тыңлаганда мин Россиядә яхшы яшәячәкбез икән әле дип уйлап утырдым. Сез ышанырсызмы-юкмы, белмим. Әмма язмамның башында әйткәнемчә, безгә шунда яшисе. Һәм сиңа насыйп булганны яратырга, бәһаләргә кирәк, диләр. Ә безгә насыйп ил-шушы Россиябез инде ул!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: