Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Һәр эш закон нигезендә башкарыла

Мирас, мирас кабул итү кебек мәсьәләләр турында нотариус Дилә Хәйретдинова сөйләде һәм газета укучыларның шуңа кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Дилә Хәмитовна, мирасны кабул итү турында аңлатып китсәгез иде.

–Мирасны кабул итү – ул вафат булган кешенең мал-мөлкәтенең башка кешегә күчүе. Мирасны кабул итү васыятьнамә, шулай ук, закон нигезендә дә башкарыла. Мирасны кабул итү васыятьнамә язылмаган очракта башкарыла. Мирас кеше вафат булган көннән ачыла. Мирас ачылу урыны булып вафат булган кешенең соңгы яшәү урыны санала. Әгәр гражданинның мирас буларак күчүче мал-мөлкәте РФ территрриясендә билгесез урында яисә РФ территориясеннән читтә икән, мирас ачылу урыны булып вафат булган кешенең мал-мөлкәте урнашкан урын санала. Әгәр вафат булучының мал-мөлкәте берничә урында урнашкан булса, мирас ачылу урыны булып әлеге мөлкәтнең иң кыйммәтлесе яисә бәяле күчемсез милке урнашкан урын саналачак. Мал-мөлкәтнең кыйммәте аның базар бәясеннән чыгып билгеләнә. 

–Нотариуслардан «Варис» дигән сүзне бик еш ишетергә туры килә. Кем соң ул варис? (Гөлназ. Иске Чүпрәле).

–Варис–русчалатып әйткәндә, наследник, ягъни вафат булучының мал-мөлкәтен кабул итүче ул. Закон буенча варислар мираска чират буенча дәгъва итә алалар. Вафат булган кешенең балалары, хатыны яисә ире, әти-әнисе чират буенча беренчел варис буларак тора. Икенче чират варислары булып мирас калдыручының энеләре яисә сеңелләре, әтисе яисә әнисе ягыннан әби-бабалары тора. Өченче чират варислары булып закон буенча әтисенең яисә әнисенең энеләре, сеңелләре тора. Дүртенче чират варислары булып өченче дәрәҗә туганлык җепләре белән бәйле туганнар – мирас калдыручының бабалары һәм әбиләре. Бишенче чират варислары булып дүртенче дәрәҗә туганлык җепләре белән бәйле туганнары тора – болар аның бабаларының һәм әбиләренең бертуган энеләре һәм сеңелләре. Алтынчы чират варислар булып бишенче дәрәҗә туганлык җепләре белән бәйле икенче туган оныклар һәм оныкчыклар, аның икенче туган энеләре һәм сеңелләренең балалары. Җиденче чират варислар булып мирас калдыручының үги уллары яисә үги кызлары, үги атасы яисә үги анасы санала.

–Мирасны нинди срокта алып була?

–Мирасны кабул итеп алу срогы мирас ачылу көненнән алып алты ай дәвамында дәвам итә. Мираска хокукы булган варис мирас калдыручы исән вакытында дөньяга килмичә, ул вафат булгач кына туган очракта, ул туган көннән алып алты ай дәвамында мирас кабул итүне башкарырга тиешләр. Мирасны беренче варис кабул итмичә, аннан баш тарткан очракта, икенчел варис беренче варисның кабул итәргә тиешле алты ай срогы үткәч кенә өч ай дәвамында мирасны кабул итеп алуга хокуклы. 

–Безнең әни үлеп китте. Без аның авылдагы өен үз артыбызга күчертергә онытканбыз. Безгә мирасны кабул итү срогы узган, диделәр. Бу очракта нишләргә? (Гөләндәм. Шәйморза).

–Варис мирасны кабул итү срогын уздырган очракта мирасны кабул итү хокукын башкару өчен закон тарафыннан әлеге мәсьәләне суд һәм судтан тыш тәртиптә хәл итү каралган. Суд, мирас кабул итү срогын уздырган варисның гаризасы буенча, әлеге срокны кире кайтара ала, әгәр варис әлеге срокны ихтирамлы сәбәп аркасында уздыруын раслый алса (мәсәлән, вариска мирасның ачылуы турында билгеле булмаса, ул авырса яисә командировкада булса, һ.б.).

Судтан тыш тәртип очрагында исә мирас кабул итү срогын уздырган варис мирасны башка варисларның язмача рөхсәтеннән соң кабул итеп ала ала.

–Варис мирастан баш тарту хокукына ияме?

–Әйе, варис мирастан башка варислар файдасына баш тарту хокукына ия. Бу очракта варис мирасны кабул итү срогы билгеләнгән чорда мирастан баш тарта ала, шул исәптән, мирасны инде кабул итеп алган булса да. Мирастан баш тарткан очракта соңыннан аны үзгәртеп һәм кире алып булмый.

Әгәр варис балигъ булмаган яшүсмер, яисә эшкә яраксыз булса, мирастан баш тарту опека һәм попечительлек органнары рөхсәте нигезендә генә башкарылырга тиеш.

Мирастан баш тарту мирас ачылу урынындагы нотариуска яисә аның вәкаләтле вәкиленә закон нигезендә варистан мирастан баш тарту турында кергән гаризасы нигезендә башкарыла. Мирастан баш тарту вәкиле аша да мөмкин, әгәр ышаныч кәгазендә мондый баш тартуга махсус вәкаләт каралган булса. Законлы вәкиле мирастан баш тарткан очракта ышаныч кәгазе кирәкми.

–Сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен рәхмәт, Дилә Хәмитовна. Киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев