Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Пенсия фондының күчмә пунктлары чүпрәлеләрне кабул итә

    Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп пенсия фондына кагылышлы сораулары булган барлык гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүләр:

    15 май көнне Кече Чынлы авылында мәдәният йорты каршында иртәнге 09 сәгать 30 минутта;

    Иске Шәйморза авылында мәдәният йорты каршында 10 сәгать 30 минутта булачак;

    Борындык авылы Советы бинасы янында 11 сәгать 30 минут та булачак.

    18 май көнне Уби авылында мәдәният йорты каршында 09 сәгать 30 минутта;

    Алешкин Саплык авылында авыл Советы бинасы каршында 10 сәгать 30 минутта булачак.

    Әлеге кабул итү пунктына шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон 2-31-33

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: