Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Өстәмә дәүләт финанслау программасына керергә соң түгел

    Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына керү мөмкинлеге агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтылган.

    Бүгенге көндә Татарстанда әлеге программада 214 мең кеше катнаша. Безнең районда исә әлеге программага 1310 кеше кергән. Программа кысаларында дәүләт тарафыннан татарстанлыларның счетларына 1,5 миллиард сум акча күчерелгән.

    Программаның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: әгәр дә кеше булачак пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият взносларын (календарь елда 2000 сумнан 12000 сумга кадәр) күчерә икән, дәүләт әлеге взносларны икеләтә арттыра, ягъни аның "пенсия" счетына шуның кадәрле үк сумманы кертә. Взнос күләмен кеше мөстәкыйль билгели, әмма дәүләт ярдәмен алу өчен ул елына 2000 сумнан ким булмаска тиеш.

    -Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына бүгенге көндә нинди төрдә булса да пенсия алучы гражданнар керә алмый. 2008-2013 елларда әлеге программада катнашырга теләк белдереп тә, программа кысаларында үз счетларына бер генә сум акча күчермәгән гражданнар программаны активлаштыру өчен агымдагы елның 26 декабренә кадәр 2000 сумнан алып 12000 сумга кадәрге күләмдә беренче взнос кертергә тиешләр. Бу очракта программада катнашучы 2015 елда пенсияне дәүләт белән уртак финанслау акчаларын алачак,-диде Марсель Имамов журналистлар белән үткән брифингта. Ул, шулай ук, элек программада катнашырга теләк белдергән әлеге төр категория гражданнар үзвакытында взнос кертмәгән очракта программадан төшеп калачакларын белдерде.

    Марсель Имамов, шулай ук, үз чыгышында 2015 елда пенсия законнарына кертелүче яңалыклар турында да сөйләде. Әлеге яңалыкның беренчесе, яңа закон буенча пенсия яңача - балл системасы буенча исәпләнәчәк. Киләсе елдан тормышка ашырыла башлаячак система гражданнарны мөмкин кадәр соңрак пенсиягә чыгарга этәрергә тиеш. Яңа тәртипләр буенча лаеклы ял яшенә җитеп тә пенсия алырга мөрәҗәгать итмәүчеләрнең пенсиясен исәпләүдә югарырак коэффициентлар кулланылачак, димәк, аның күләме дә зуррак булачак.

    Тагын бер үзгәреш- хезмәт стажына бәйле. Хәзер пенсия алу өчен 5 ел эшләү җитә. Ә яңа федераль закон проекты буенча 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып барачак.

    Бу үзгәрешләр 2015 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгучыларга карата кулланылачак. Ә хәзерге пенсионерлар өчен берни үзгәрми. Дөрес, пенсияләре яңа формулага көйләнәчәк, әмма алар кимемиячәк, кайберләренеке артуы да ихтимал икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: