Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2015 елдан өйләнешү һәм аерылышу чүпрәлеләргә кыйбатка төшәчәк

    2015 елның 1 январеннан гражданлык хәле актларын теркәү өчен дәүләт пошлиналары һәм загс органнары башкарган башка юридик гамәлләр өчен түләү күләме арта.

    Хәзер өйләнүчеләргә 150 сумга артыграк түләргә туры киләчәк. Гражданлык хәле актлары язмаларына төзәтмә кертүчеләр 650 сум түләячәкләр. Аерылышучы парларның исә һәркайсына 650 шәр сум түләргә туры киләчәк.

    Бу сумма суд аша аерылышучыларга да, килешенү нигезендә никахларын өзүчеләргә дә бертөрле. Архивтан белешмә алу 200 сумга төшәчәк. Фамилиясен, исемен, атасының исемен үзгәртергә теләүчеләр 1600 сумнарын чыгарып салачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: