Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ноябрьдә безне яллар көтә

    Ноябрь аенда татарстанлылар башка төбәкләрдә яшәүчеләргә караганда бер көнгә артыграк ял итәчәк.

    Чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәм булып саналган Халыклар бердәмлеге көне быел 4 ноябрьгә, сишәмбе көнгә туры килә. Әгәр искә төшерсәк, 24 февральдә булырга тиешле ял көне 3 ноябрьгә күчерелгән иде. Шулай итеп, без 1, 2 (шимбә-якшәмбе), 3, 4, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. 5 ноябрь бәйрәм алды көне булганлыктан, эш сәгатьләре бу көнне бер сәгатькә кыскара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: