Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәлидә дини җыен

    2016 елның 20 августында Мунчәли авылында традицион дини җыен-"Мунчәли укулары" узачак.

    Программада: бәйрәм вәгазьләре, мөнәҗәтләр, дини җырлар-нәшидләр, корбан ашлары, намаз уку каралган. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кунакларга зур концерт күрсәтеләчәк, балалар өчен күңел ачулар оештырылачак. Чарага Татарстан, Ульяновск, Чувашия, Нижгар өлкәләреннән дин әһелләре, академиклар, профессорлар, язучылар чакырылган. Кичке якта бәйрәмнең кунаклары булып эстрада артистлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның килүе дә көтелә. Башлана 10.00 сәгатьтә. 6+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: