Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Марс урта мәктәбендә олуг мөгаллим Зәки Юныс улы Азизовны искә алдылар + ВИДЕОФИЛЬМ

    Марс урта мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, СССР Мәгариф отличнигы, халык мәгарифе буенча Бөтенсоюз Советы әгъзасы, бөек мөгаллим, укытучыларның һәм укучыларның иң якын дусты һәм киңәшчесе Зәки Юныс улы Азизовны искә алдылар. Исән булса, аңа 85 яшьтулган булыр иде.

    Зәки абый Азизовны искә алганда күз алдына олпат гәүдәле, күзләре очкынланып елмаеп торучан, чәчләрен ак бәс сарган олуг шәхес образы килә. Аның алдында басып торучы кеше, олымы ул, үзеннән күпкә кечеме-мөһим түгел, һәркем белән ул елмаеп сөйләшә, киңәшен бирә, кирәкмәгән сүз сөйли башласаң, аны сиздерми туктата белә иде. Искә алу кичәсенә җыелган Зәки абыйның чордашлары, ә бу иң элек аның бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары-инде үзләре дә бүген мәртәбәле укытучылар, гаиләсе-Наҗия апа (гомерен шулай ук, балаларга белем бирүгә багышлады), балалары:кызлары Наиля, Әлфия ханым, оныклары, укучылар Марс урта мәктәбенең ул хезмәт иткән чорда яуланган уңыш битләрен, якты истәлекләрне барладылар.

    Чүпрәле районы мәгарифе тарихын күзаллаганда Зәки ага Азизовның шәхесен искә алмый һич мөмкин түгел. Аның исеме белән совет елларында мәктәпнең даны республикада гына түгел, ил күләме дәрәҗәсендә танылу ала. Зәки ага беренчеләрдән булып, мәктәптә укучыларның хезмәт бригадасын оештыра. Бердәм тырышлык белән күпьеллык үлән, яңа сортлы бодай, арыш, ул вакытта карабодайның "Каракитянка" сорты зур танылу ала, үстерелә, бу шөгыль укучыларда да, аларның җитәкчесенедә дә озак еллар дәвам итә, мәктәп берләшмәсе тәҗрибәләре белән илкүләм күргәзмәләрдә уртаклаша. Зәки Юныс улының исемен олуг профессорлар бүген дә чит илләрдә телгә алып сөйлиләр. Әлеге хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Юрий Мутин чыгышында сөйләп үтте.

    -Чехославакиягә делегация белән баргач, Татарстаннан, Чүпрәледән икәнлегебезне белгәч, Зәки ага турында сораштылар. Аның олуг шәхес булуын бәяләделәр.Әлеге мөгаллимнең бөек педагог Сухомлинский методы үрнәгендә белем бирүенә хөрмәтем бик көчле булды, Городищеда белем биргәндә, яшь белгеч буларак, аның тәҗрибәсен үзем дә кулана идем. Укучылар укуны хезмәт белән бәйләп алып бардылар ул вакытта, аннан беркем дә авырлык күрмәде. Киресенчә, ул укыткан укучылар олы кешеләр булдылар,-диде.

    Үзенең ышанычлы куллары белән Зәки ага математика укытучысы буларак та, берничә буын укытучылырын һәм укучыларын олы тормышка чыгарган, аларга һөнәри юнәлеш биргән, шул ук вакытта кешелеклелек, хөрмәт итү, әдәплелек сыйфатлары тәрбиялгән. Мәктәптә аның традицияләрен дәвам итүләре, мөгаллимне истә тотулары хакында мәктәп директоры Гөлназ Шәрәфетдинова сөйләде, шулай ук кулга -кул тотынып хезмәт иткән, элек елларда мәктәпне җитәкләгән Рәфәгать Алиәкбәров искә алды.

    Кичә барышында мөгаллимнең тормыш юлы күз алдыннан үтте, укучылар башкаруында шигырьләр укылды, биюләр башкарылды район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән концерт номерлары күрсәтелде.

    Олуг мөгаллим турында кем генә торып сөйләмәсен, аны искә алып бары мактау сүзләре әйттеләр. Кунаклар игътибарына Зәки ага Азизовның үзе исән вакытта төшерелгән "Звезда моих полей" исемле кинофильмы күрсәтелде. Анда ул: "Начар туфрак була алмый, аның хуҗалары гына начар, ничек эшкәртә, шундый уңыш ала", дигән төшенчәсен мөгаллимлек юнәлеше буенча болай дип аңлата:"Начар укучылар да булмый, аларны әйбәт итеп тәрбияләү-без-укытучыларның бурычы", -ди.

    Укытучы...Сине тыңласыннар, ышансыннар, истә тотсыннар өчен күпме көч һәм күңел бирү, мәхәббәт кирәк. Зәки Юныс улы Азизов бервакытта да югары дәрәҗәләргә омтылмады. Ә аның мәхәббәте, ышанычы бүген дә үзенең авылдашлары, якташлары, укучылары күңелендә саклана.

    Дилүзә Рәимова, укытучы, Чүпрәле-Казан:

    -Укытучы хезмәте һәрвакыт зур хезмәт таләп иткән, аның җимешен күрер өчен еллар буе тир түгәргә кирәк. Зәки абый Азизов олуг укытучы исемен йөртергә хаклы шәхесләрнең берсе. Ул балаларда тормышның матурлыгын рухи, күңел байлыгында, кешеләргә хезмәт итеп, шатлык китерүдә икәнлеген күрсәтә белгән. Аның тәҗрибәсе, үрнәк алымнары бүген дә дәвам итсен иде дигән теләктә каласы килә. Яшь буын шундый шәхесләребезне белергә, онытмаска, аның үрнәгендә яшәргә омтылырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: