Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Марс урта мәктәбендә әти-әниләр белән иминлек хакында сөйләшү узды

    Марс урта мәктәбендә әти-әниләр, Чүпрәле районы буенча юл хәрәкәтләре куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге инспекторы Айрат Хуҗиев, ФАП фельдшеры Гөлия Хәйруллина, Марс авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин белән очрашу узды.

    Җыелышны мәктәп директоры Гөлназ Шәрәфетдинова ачып, , барлык әти - әниләрне үткән бәйрәмнәр белән котлады, мәктәп тормышы, үткәне - бүгенгесе белән таныштырды.

    ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хуҗиев язгы каникулларда балалар иминлеге, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, балаларның гомере өзелүгә китерә торган сәбәпләрне мисалларда аңлатты. Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, автомобиль салонына утырган пассажирлар каешын эләктереп йөрү, балаларны махсус утыргычта утырту кирәклеген әйтте. Әти-әниләрдән башка транспортта, велосипедларда йөрү рөхсәт ителмәве, электр - газ приборлары белән эш иткәндә бигрәктә игътибарлы булырга кирәклегенә, елга - бозлыкларга язгы каникул вакытында бөтенләй барырга ярамаганлыгына кат- кат басым ясады. Шул ук вакытта авылларда кизү торуның көчәйтеләчәген белдереп, әти-әниләргә, укытучыларга һәр эштә бердәмлек- бергәлек булса, балаларыбыз исән - сау булыр, - диде.

    ФАП фельдшеры Гөлия Хәйруллина "Шәхси гигиена" динән темага доклад белән чыкты. Кешенең сәламәтлеге - аның иң зур бәхете икәнлегенә басым ясады, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, сәламәтлекнең нигезе кече яшьтән үк хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәклеге гаилә- мәктәпнең уртак максаты булуын әйтте. Мәктәптә үткәрелгән " Сәламәтлек театры" конкурсларында катнашып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. "Туберкулез" - авыру билгеләре, аның таралу юллары, саклану чаралары, шулай ук бет, корчаңгы һәм башка тире авырулары турында сөйләп узды. Әмма боларны үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә, авыруны кисәтүне, кием, урын - җирләрнең чиста булуы сәламәтлекнең нигезе икәнлеген аңлатты.

    Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин әти - әниләрне референдумның ничек үтүе, аның нәтиҗәләре, алдагы планнар белән таныштырды. Җыелган акчалар киләчәктә сулыкларның яннарын төзекләндерү, юллар төзәтелүгә, авылның чисталыгы өчен бар мөмкинлекләрдән файдаланачагына ышандырып, әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

    Мәктәптәге дәүләт янгын күзәтүчелеге инспекторы А.А.Мутов та укучыларыбыз белән очрашып, янгын, аның килеп чыгу сәбәпләре, саклану чаралары белән таныштырды. Янгын килеп чыккан очракта олыларга белгертү өчен телефон номерлары белән кабат таныштырып, исәнлектә - иминлектә каникулларны үткәреп, мәктәптә укуларны дәвам итүне теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: