Марс урта мәктәбе укучысы "Дизайн" буенча олимпиадада 1 урын яулады
Марс урта мәктәбе укучысы - Хөснетдинова Ильнара Илдар кызы кечкенәдән үк рәсем сәнгатен яратып үсә. Аңа бу кызыксыну бабасыннан күчкәндер, дип уйлый әти -әнисе.
Мәктәптә ул төрле рәсем конкурсларында катнашып зур уңышларга ирешә. Соңгы вакытта дизайн белән кызыксына башлый. Күптән түгел КФУ ның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булып үткән VII төбәкара "Рәсем" һәм "Дизайн" буенча олимпиадада катнашып "Дизайн" номинациясендә I урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Марс урта мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Илдус Рәимов. Ильнара, быел мәктәпне тәмамлап, шушы институтның дизайн факультетына укырга керегә хыяллана. Аңа имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялына ирешүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев