Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәңгелек сер

    Мин тормышта булган бу хәл белән 20 еллар элек таныш булсам да, әлләни әһәмият бирмәгән идем. Ике ел элек тагын бер кат күрше республикада иҗат итеп китаплар бастырган һәм шул хәлләрнең шаһиты булган Фәннур абыйның вафаты алдыннан ишеткәч, бу турыда язарга булдым.

    Сугыш алдыннан Фәннур абыйның әнисе Мәдинә апа һәм әтисе Хөсәен абый өч яшьлек уллары Шәүкәтне алып, Тула якларына бәхет эзләргә чыгып китәләр. Хөсәен абый белән Мәдинә апа шахтага эшкә урнашалар. Озакламый кызлары Фирая туа. Шулай матур гына тормыш көтеп ятканда сугыш башлана. Хөсәен абыйны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Мәдинә апага ике баласын ияртеп туган якларга кайтып китәргә туры килә.

    Мәдинә апа авылга исән-сау кайтып җитә. Авылдагы бөтен ир-атларны да сугышка алып киткән булалар. Мәдинә апаның бертуган энесе Зиннур абый да хатынын һәм ике баласын калдырып, сугышка алына, әмма айлар узып та аннан бер хәбәр дә килми. Өйдә Зиннур абыйны хәтерләтеп зур фото гына эленеп кала.

    Күп тә үтми авыр яраланып сугыштан Хөсәен абый кайтып төшә. Сугыш та тәмамлана. Хөсәен абый белән Мәдинә апаның гаиләсен тулыландырып уллар, кызлар дөньяга килә. Араларында Фәннур яшьтән үк кул арасына керә. Ул вакытта авыл малайларының төп эше-кул арбасы белән елгадан үлән ташу була. Шундый эш көннәренең берсендә көтелмәгән хәл килеп чыга. Иртәнге таңда күрше малайлары белән үләнгә барганда авыл кырыендагы зираттан бер ир белән хатын боларның каршысына чыга. Малайларның бик курыкканын күреп, ир-ат сүз башлый: -Курыкмагыз, шушы зиратта минем туганнарым күмелгән. Без ерактан кайткан идек. Вакытыбыз да бик тыгыз, туганнарыбызның каберләрен күреп чыгуыбыз, -дип тынычландыра.

    Ул малайларның әти-әниләре кемнәр булуын сораштыра башлый. Фәннур әти-әнисенең исемен әйткәч, ир-ат сискәнеп китә һәм бик озак аңа карап тора. Бу вакытта инде аның хатыны шактый атлаган була. Бу ир-ат та башка берни эндәшмичә генә хатыны артыннан кузгала. Берни аңламаган малайлар аптырап калалар.

    Фәннур күрше авылга йөреп, урта мәктәпне, аннан педагогия институын тәмамлый. Укытучы буларак аны Татарстанның бер районына эшкә җибәрәләр. Биш еллап эшләгәннән соң, ул күрше республикадагы педучилищега укытучы булып эшкә урнаша. Озакламый фатирлы була. Һәрвакыт исәнләшеп, хәл белешүче Фәннурны тирә-күршеләр дә үз итә. Бигрәк тә күрше Зиннур абый һәм аның хатыны Рокыя апа аның белән сөйләшергә ярата торган булалар.

    Зиннур абый һәрвакыт Фәннур абыйның туган яклары, аннан килгән хәбәрләр белән кызыксына, кайчакта сәер сораулар да биреп куя. Беркөнне улы янына авылдан Мәдинә апа килеп төшә. Зиннур абый аны да үз итә. Мәдинә апа урамда күренүгә үк, ул да әллә кайлардан пәйдә була, әйтерсең Мәдинә апаның чыкканын көтеп кенә тора.

    Ике ел улы янында торганнан соң, Мәдинә апа авылга кайтып китә. Көннәр артыннан көннәр үтә. Тормыш тәгәрмәче әкрен генә тәгәрәгән вакытта Зиннур абый вафат була. Аның ашына Рокыя апа Фәннур абыйны чакырырга килә. Фәннур абый бу вакытта педучилищеда имтиханнар кабул итү вакыты булганлыктан, керә алмамын дип, кире кага. Рокыя апа озак кына дәшми торгач, "Зиннур абыең сиңа күрше генә түгел, әниеңнең сугышта югалып калган энесе дә әле",- дип җаваплый.

    Фәннур абыйның өстеннән салкын су коеп төшергәндәй була. Шулчак аның күз алдыннан зираттагы очрашу, өйдәге зур фото килеп баса. Фәннур абый әлеге бәйләнешләрдә барысында да бер кеше Зиннур абый икәнлеген аңлап ала.

    Дөнья булгач, әллә нинди хәлләр була. Зиннур абыйның сугышта нинди хәлләргә очраганы, танымаслык булып үзгәргәнен, нигә аннан үз өенә кайтмавы һәм дә инде 30 елдан соң да энесе белән, бертуган апасы белән күрешеп сөйләшкәндә кем икәнлеген әйтмәве мәңгелек сер булып кала. Зиннур карт бу серне үзе белән кабергә алып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: