Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Машина йөртү таныклыгы бирүдәге яңа зоконнар гамәлдә

    Агымдагы елның 5 ноябрендә гамәлгә кергән машина йөртү таныклыгы бирү турындагы законга кайбер яңа үзгәрешләр кертелде.

    Хәзер права алу өчен ЮХИДИ подразделениеләренең теләсә кайсында, яшәү урыныннан башка җирлектә дә, имтихан бирү рөхсәт ителә. Әмма, имтиханга килүченең мөстәкыйль рәвештә түгел, ә автомәктәптә укып машина йөртү буенча курс үтүе шарт. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча булачак шоферлар автомат тапшыру тартмалы (автоматическая коробка передач) машиналарда да имтихан бирә алалар. Бу хакта таныклыкка да билге ясала. Шунысын да әйтим, мондый права механик трансмиссияле машиналарны идарә итүгә хокук бирми. Законда тагын бер яңалык, машина йөртүченең персональ мәгълүматләрендә (фамилиясе, исеме) үзгәреш булган очракта, права да яңага алмаштырылып үзгәреш кертелергә тиеш. Шулай эшләмәгәндә,таныклык гамәлдән чыккан дип санала һәм машинаны идарә итүче штрафка тартыла. Анатолий Михайлов, автоинспекция начальнигы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: