Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Лизинг грант-2015" программасында катнашырга теләүче чүпрәлеләр гариза тапшыра ала

    2015 елның 23 апреленнән республикада "Лизинг грант-2015" программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

    Гаризаларны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү үзәгенә 22 майга кадәр тапшырырга мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Московская урамы,55, 125 кабинет. Шулай ук, программада катнашырга теләүчеләр район Башкарма комитетының икътисад бүлегенә дә мөрәҗәгать итә ала. Телефон:2-26-94.

    Программа турында тулырак мәгълүмат Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сайтында, "Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү" бүлегендә урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: