Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кушкуакта бәйрәм була

    Халык телендә "Кушкуак Сабантуенда" очрашырбыз дигән кызыклы гына мәзәк сөйләшү йөри.

    Кушкуак авылы бүген тәмам бушап калган, соңгы елларда калган бер-ике йорты да инде сүнеп бара, кызганычка каршы. Шуңа да анда очрашу инде мөмкин булмаганлыктан, кызык кына шушы мәзәкне куллана район халкы.Тик чынлыкта алай ук, Кушкуак авылы югалмаган әле. Агымдагы елда шушы туфркта туган, үскән бертөркем чүпрәлеләр, язмышлары тирә-юньгә алып киткән якташлар очрашып, авыл зиратын чистарталар, Корбан ашлары уздырып, изге бәйрәм үткәрергә сүз куешалар.

    "Бердәм көч таулар күчерә" диләр. Чыннан да оештыра торгач, авылдашлар шактый җыела. Чистарту, матурайту эшләре башкарыла. Ә бәйрәм итүне 30 майга билгелиләр кушкуаклылар. Бу көнне бергә очрашып, әрвахлар рухына дога кылып, олы Корбан ашлары табыны корачаклар. Кайтырга теләге булганнарны һәммәсен дә көтеп калалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: