Реклама
20 сентябрьдә Апас районында "Аҗаган 2012" республика бәйгесенең зона этабы булып үтте. Әлеге чарада Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле районнары командалары катнашты.
Чарада безнең районнан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Барслар" командасы (җитәкчесе - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Шамил Таҗетдинов) чыгыш ясады. Команда составында 11 а сыйныфыннан Илнара Басыйрова, Алексей Одинцов, Эльмира Салихова, Ирина Шленская һәм 11 б сыйныфыннан Раил Аббазов, Аяз Асадуллин, Илшат Ахметов, Ленар Салахов, Әмир Нуруллин (командир) бар иде. Ярышлар берничә төрдәге юнәлешләрдә уздырылды: визит карточкасын тәкъдим итү, плакатлар яклау, команданың әзерлеген күрсәтү, каршылыклар полосасын үтү, мылтыктан ату, АК-74 автоматын сүтеп җыю, төрле хәрби һөнәр ияләре конкурсы һ.б.
Әлеге ярышлар буенча безнең команда түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: "Сафта яхшы, сугышта көчле" конкурсында - өченче урын; "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" конкурсында - беренче урын; тәрҗемәчеләр конкурсында - беренче урын.
Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча "Барслар" командасы өченче призлы урынга лаек дип табылды. Командага грамоталар, кубок һәм медаль тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз