Кош гриппы куркынычмы?

Кош гриппы- кошларда була торган ашкайнату, сулыш органнарын зарарлаучы вируслы авыру, үлү очраклары күп. Авыру дәваланмый, вирусның таралу куркынычын кисәтү максатында, чирле кош-корт юк ителә.
Авыруның билгеләре
Авыру тавыкларның кисәк йомырка салулары кимү белән сизелә башлый, алар аз ашый башлыйлар, күп су эчәләр, тынычсызланалар. Авыру кош үзен гадәти булмаганча тота, хәрәкәт итү координациясе үзгәрә (башын әйләндерә, муены кәкрәя), тышкы ярсыткычларга реакциясе булмый, канатлары тырпаеп тора, үләренә берничә көн калгач кикрикләре күгәрек төсенә керә. Тавыклар башларын аска салындырып, күзләрен йомып торалар, еш сулыйлар, карлыккан тавыш чыгарып сулыш алалар. Шулай ук, эчләре китү күзәтелә, тизәкләре көрән-яшкелт төстә, неврозлар, тартышулар була.
Кош гриппына каршы профилактика
Авыруны дәвалау алымнары һәм чаралары булмаганга, төп профилактика чарасы булып шәхси хуҗалыкларда тавыкларга вакцинация һәм ревакцинация ясау тора. Йорт хуҗалары үзләренең кош-кортларын башка кош-корт белән элемтәгә кермәслек итеп ябык урыннарда тотарга тиеш. Азыкларны да ябык урыннарда сакларга киңәш ителә.
Тавык-чеби сатып алганда да игүтибарлы булырга кирәк. Тавык-чебине кош гриппы авыруы буенча имин булган территорияләрдән кертелгәнне генә сатып алырга кидәш ителә. Яңа сатып алынган тавыкларны ун көн дәвамында башка кош-корттан аерым урыннарда тотарга һәм аларның үз-үзләрен тотышларына игүтибарлы булырга кирәк. Әгәр яңа сатып алынган кош-кортта кош гриппы авыруы билгеләре күренсә яисә тавыклар үлә башласа кичекмәстән үзегез яши торган җирлектәне ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шул ук вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен дә төгәл үтәү сорала. Кош-кортны караганда махсус өс һәм аяк киеме киеп, аннан соң аларны салып куйсагыз әйбәтрәк булачак. Кош-корт карый торган киемнәрне ешрак юарга һәм чистартып торырга киңәш итәбез. Авыру кош-кортның бүлендекләре үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, коенганда яисә су эчкәндә кешене дә зарарларга мөмкин. Вирус, шулай ук, һава-тамчы, һава-тузан юлы, пычрак куллар аша да кеше организмына эләгә ала. Әгәр кош-кортны караганнан соң сездә гриппка охшаган көчре респиратор авыру күзәтелә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге профилактика чаралары бик гади һәм аларны үтәү әллә ни кыенлык тудырмый. Ә менә алда язылган профилактика чараларын төгәл үтәсәгез, үзегезне дә, шулай ук, йорт кошларын да кош гриппы авыруыннан саклап кала алуга тулы гарантия бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.26600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»25700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы88000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?26500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде26100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый26200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.89200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.11400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.37700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайландыЧүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.3900
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.18400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.11200
-
26 гыйнвар 2021 - 21:27Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.3900
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика