Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Каракитә авылы китапханәсендә презентация узды

    Түбән Каракитә авылы китапханәсендә авылдашыбыз Гөлсинә апа Алтынбаеваның күптән түгел нәшер ителгән "Тургайлар илендә" дип исемләнгән китабына презентация узды.

    Китапның авторы Гөлсинә апа Алтынбаева укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, китабы белән таныштырды. Укучылар да үз чиратында Гөлсинә апаның шигырьләре белән яхшы таныш булулары хакында сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Без авторга зур уңышлар теләп таралыштык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: