Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр

Кече Чынлы балалар бакчасында "Тамчылар" төркемендә янгын куркынычсызлыгына багышланган тематик айлык үтте. 

Бу айлыкта без  янгын куркынычсызлыгы турында күп мәгълүмат белдек. Күргәзмәләр оештырдык, мультфильмнар, видеолар карадык. 26 нчы апрель көнне   исә алган белемнәребезне тормышта куллана белү, ныгыту максатыннан "Без яшь янгынчылар" исемле уен -ярыш үткәрдек. Әлеге ярышта  әниләр hәм балалар "01", "Яшь янгынчылар" командасына бүленеп уйнадылар. Безнең  уеннарның дөреслеген, үзенең киңәшләрен бирүче кунагыбыз Буа һәм Чүпрәле районының күзәтчелек эшләнлегенең районара бүлеге һәм профилактик эшләр буеча өлкән инспекторы, эчке эшләр майоры Инсаф Шакиров килгән иде.

Янгын вакытында һәр секунд кадерле. Шуның өчен телефон номерын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Командаларга  беренче бирем "Кем тизрәк хәбәр итә" иде. 2 нче бирем "Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”. Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга килгәч, күп вакыт коткару эшләрен башкаралар. Уттан балаларны, олыларны, инвалид кешеләрне, хайваннарны алып чыгалар. Ярышта катнашучыларга да кыенлыкларны җиңеп, ялкын чыккан урынга барып җитеп, уенчыкны уттан коткарырга кирәк иде. Тагын "Янгын  сүндерү шлангы", "Янгын сүндерү", "Янгын  сүндерүчеләргә нәрсәләр кирәк?", "Беренче ярдәм күрсәтү" кебек уеннар кызыклы  булсада , аларны тормышта куллана белүгә,.. ә мәкальләрне төзе,  дөрес гыйбарәләрне тап кебек биремнәр логик фикерләүгә корылган иде. Әниләргә аеруча балаларның "Мы пожарная команда" биюе hәм "Мы пока что- дошколята" җыры ошады. Сәнгатьле итеп укыган шигырьләр аша балалар  уттан сак булырга, уйнамаска  сүз бирделәр.

Гелүсә Хасанова, Кече Чынлы авылы  балалар бакчасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев