Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы урта мәктәбенең беренчеләре Әлифба белән саубуллашты

    Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

    Кече Чынлы урта мәктәбенең 1нче сыйныфында Әлифба бәйрәме булып узды.1сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәниләр беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Укучылар үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар.Бәйрәмдә сыйныф укучыларының әниләре катнашты.

    Бәйрәмнең беренче өлешендә шигырьләр сөйләнелде,күмәк һәм аерым җырлар башкарылды.Икенче өлешендә әниләр белән серле табышмакларга җаваплар әйтелде.Җырлы-биюле уеннар уйналды.Балалар тарафыннан төрле биюләр башкарылды.

    Бәйрәм бик матур һәм сокланып искә алырлык кичерешләр бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Әлифба
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: