Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы урта мәктәбендә олимпиада уңышларын барладылар

    Иң бай кеше кем ул? Колакча киеп, текәләнеп йөрүче малайлар яки соңгы мода киемнәре белән гардероблары шыплап тулган кызлар түгел. Ә гыйлемле, сау-сәламәт балалар үстерүче гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар.

    Гыйлемле кешене элек-электән иң байга санаганнар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, белем дә, саулык та сатып алынмый. Саулык һәм сәләт Аллахтан бүләк булса да, аларны саклар яки булдырыр өчен тырышлык та кирәк. Нәкъ менә ялкаулыкны җиңеп, кулларыннан китап төшермәгән, интернеттагы файдасыз сайтларда азрак казынган малайлар-кызлар - фән олимпиадалары җиңүчеләре. 22 февральдә Кече Чынлы урта мәктәбендә район олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, аларның укытучылары истәлекле бүләкләр һәм әти-әниләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәптә бу традиция берничә елдан бирле дәвам итә. Шулай ук җиңү яулаган укучылар район мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле Дипломнар белән бәяләнде.

    Уку эшчәнлегенә карата аңлы караш тәрбияләүдә әти-әниләр, укытучылар, җәмәгатьчелек бердәм эшләгәндә, зуррак нәтиҗәләргә ирешелә.

    Кече чынлы урта мәктәбендә 111 бала белем һәм тәрбия ала. Быелгысы уку елында фән олимпиадаларыннан 13 призлы урын алдылар. Мәктәптәге балалар исәбе белән санаганда барлык укучылар да 4 һәм 5 билгеләренә өлгерә.

    Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы, диләр. Укучы, укытучы һәм әти-әниләрнең еллар дәвамында тырыш хезмәт уңышларының мәктәп администрациясе тарафыннан югары бәяләнүе алдагы елларда да яуланган биеклекне тотарга һәм үстерергә көч, дәрт бирер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: