Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы урта мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды

    Һәр шәхес нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, ул тәүге дәреслек -"Әлифба"ны сагынадыр, аңа рәхмәтледер.Чөнки белем "Әлифба"дан башлана. Әлифба озын гомерле,тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

    Ә "Әлифба бәйрәме"исә иң истә калган тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Без дә 1нче сыйныф укучылары белән бу бәйрәмне мәгънәле, мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрергә тырыштык. Күңелле чарага әти-әниләрне дә чакырдык. Балаларның алган белемнәрен иҗат эшләрендә күрсәттек, алар белән "Хәрефстан"иленә сәяхәткә чыктык. 39 бертуган хәрефнең ни зур әһәмияткә ия булганын төрле уеннар ярдәмендә янә искә төшердек, белемнәрне ныгыттык.

    Әти-әниләр дә бәйрәмдә теләп катнаштылар.Балалар белән аларның чыгышлары үрелеп барды. Шигырь сөйләү,җыр-бию,төрле биремнәр үтәү, белемнәрне сынау ярышлары бәйрәмне тагын да күңелле итте.

    Әйе, "Әлифба"дәреслегеннән белем иленә сәяхәт башлана.Әти-әниләр шуны кабат искә төшереп, изге теләкләр теләп, рәхмәтләр әйттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: