Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы урта мәктәбе беренчеләренә портфельләр тапшырдылар

    Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый. 24 нче август көнне мәктәбебездә тантаналы вакыйга булды: быел беренче сыйныфка барачак 12 балага "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды....

    Менә ул күптән көткән бәхетле көн! Бик тиздән мәктәпкә барасыңны белсәң дә, иңеңә матур дәфтәрләр, пеналлар, ручкалар салынган портфель кунмый торып, күңел тынычланмый.

    24 нче август көнне мәктәбебездә тантаналы вакыйга булды: быел беренче сыйныфка барачак 12 балага "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу - матди яктан аз тәэмин ителгән, ишле гаиләдә үсүче балаларга районыбыз эшмәкәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләренең бүләге. Халкыбызның киң күңеллеген, шәфкатьлелеген чагылдыручы мондый акция күп тапкырлар үткәрелеп, күркәм традициягә әверелде.

    "Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга уңышлар, лаеклы белем алуларын телим.Безнең киләчәгебез алар кулында", - дип теләкләрен җиткерде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов.

    "Рәхмәттән башка сүзебез юк. Бик дулкынландыра торган чара. Аз гына игътибардан да кешенең күңеле була. Балаларның шатлыгын әйтеп бетергесез", - диде ата-аналар исеменнән Сиринә Мухитова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: