Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Каракитә авылы тарихы

    Һәрбер кешегә үзенең туган ягы, туган авылы бик якын. Ул аның тарихы белән кызыксына, аның кайчан барлыкка килүе, ни өчен шул исем белән аталуы, элек елларда яшәеше кебек бик күп сорауларга җавап табарга тырыша. Ни кызганыч, төгәл генә язылган тарих китабы әлегә юк. Шулай да тарихчы галимнәр, энтузиастлар тарафыннан эзләнүләр...

    Югары һәм Түбән Каракитә авыллары хәзерге Татарстан республикасы Чүпрәле районының көнбатышында, район үзәгеннән 20 километр тирәсе ераклыкта урнашкан. Бу ике авыл булып саналса да чынлыкта Каракитә дип кенә йөртелә. Алар бер үк колхоз, бер үк җирле үзидарә, почта бүлекчәсенә карый, ике авыл арасында бары тик асфальт юл гына аерып тора. Дөрес 1935 елга кадәр ике авыл советы булганлыгы мәгълүм. Шул рәвешчә без бу авылларны берләштереп Каракитә дип кенә йөртәбез

    Авыл көньяктан Ульяновск өлкәсе Сурский районы Чилим авылы , төньяк-көнбатышта Чувашия республикасы Шемурша районының мордва милләте яшәгән Шамкино, чуваш авыллары Бичурга-Баево (Баеш), Асаново, төньяктан Чүпрәле районы Мочали, көнчыгыштан Татар Бизнәсе авыллары белән чикләшә.

    Бик күп авылларның исемнәре турында бик күп бәхәсләр булган кебек, Каракитә исеме дә төрле риваятьләргә бай. Шулай булсада Каракитә турында тарихи чыганакларда бер күпме материаллар табарга була. Риваятьләрне язманың ахырына калдырып, фәнни яктан дөреслеккә якынрак булган чыганаклардан башларга булдым.

    Каракитә атамасы В.К.Магницкийның "Список селений мишарей в Буинском уезде симбирской губернии" исемле хезмәтеннән чыгып хөкем иткәндә "Кара катта" чувашча "Хура катта"-"кара агачлык" (черная роща) дип аңлатыла. Бу Г.Саттаров хезмәтләрендә дә яктыртыла. Чыннан да бу авылның географик урыны элек тоташ үтеп булмаслык кара урманнар белән капланган булган. Шул урманнар эченнән аккан елганың исеме дә "Кара елга" дип аталгандыр. Дөрестән дә җирле халык бүген дә бу елганы "Кара елга" дип йөртә. Авыл күп кенә чуваш авыллары белән янәшә, ул авыллардагы чуашлар бүген дә Каракитәне "Хура катта" дип атыйлар. Алда искә алынган компонентның авыл атамасы нигезендә ятуы чынбарлыкка якын.

    Е.А.Маловның 1885 елда язган хезмәтләренә тукталыйк. Сембер губернасы Буа өязенең кайбер авылларына мишәрләр Рязань губернасының Касимово (Касим) өязеннән күчеп утырганнар. Мәсәлән: Сембер губернасы, Буа өязенең Каракитә һәм Төке авылларына мишәрләр 300 еллар элек (димәк 1580 елларда) Рязань губернасыннан күчеп килгәннәр. Каракитә авылына беренче күчеп килүче кеше Абдулла исемле, Төке авылына күчеп килүче Кудыкай Абыз яки ходай бирде.

    Бу материалларны районыбыз тарихын барлауда күп хезмәт куйган якташыбыз Субаев Р.С. ның "Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар" китабында да күреп була. Шулай ук районыбыз тарихы белән бәйле күп материаллар авторы якташыбыз КФУ профессоры Иршад Әхмәт улы Гафаровның "Мишәрләр" исемле хезмәтендәдә чагыла. (Казан. Идел-Пресс нәшрияты. 2011 ел.256 бит.)

    Моннан чыгып авылның барлыкка килү чоры ХVI гасыр ахырларына туры килүен күзалларга мөмкин. Чыннан да авылның шул чорларда яшәвен дәлилләүче бер тарихи чыганакка тукталып үтик. Тарихчы Мухамедова Р.Г.ның 1972 елда "Наука" нәшриятында дөнья күргән хезмәтендә шундый язмага тап булабыз: ... В середине XVII века в документах упоминаются симбирские служилые татары. Так в 1649 году отмерены земли новозаписным служилым татарам в дер. Маклаушы "Якутке Атабаеву с товарищи" 88, в деревне Каракоте "Ваське Богданову с товарищи" 89. (Язманы автор язганча бирдем). Буыннан буынга күчеп килгән тагын бер риваятькә игътибар итик: 1640-50 елларда патша үзенә турылыклы хезмәт иткән кешеләргә җир участоклары бүлеп бирә. Нижний Новгород төбәгендә яшәүче Мансур гаиләсенә дә хәзерге Каракитә җирләре бүләк итеп бирелгән. Аның Әхмәтша һәм Мөхәммәтша исемле ике улы булу турында да искә алына. Мөхәммәтша Югары Каракитә ягын, ә бер аягы белән азапланып йөрүче Әхмәтша Түбән Каракитә ягын ала. Бу Мансур исемле кешенең Васька Богданов булып язылу ихтималы зур. Тарихта Түбән Новгород якларындагы мишәрләр Иван Грозный гаскәрләре белән Казанны яулап алуда катнашалар. Мансур христиан динен кабул итеп исем фамилиясен алыштыруы бик мөмкин. 1763 нче елгы халык санын исәпкә алу буенча 3 нче ревизия вакытында Югары Каракитә кешесе Сөләйман Даутов христиан дине кабул итеп исем фамилисен Семен Козмин итеп алыштыра. (РГАДА. Российский государственный архив актовтан алынган мәгълүматка таянып китердем. 1763г. Перепись населения д.Верхней Караките составленная во время 3 ревизии населения России. Ф.350. ОП.2. Д.3147 Л. 403-424 об.) Шундый ук документТүбән Каракитә турында да бар.

    Кыскасы авыл картлары сөйләп калдырганнар белән тарихчы Мухамедова Р.Г. хезмәтендә бәйләнеш бар дип уйлыйм. Сүзне яңадан Абдулланың Каракитә җирләренә килеп урнашуыннан башлыйм, бу кешеләр бөтенләй буш кыргый урыннарга килмәгәннәр дип уйлыйк, әмма монда Казан ханлыгы чорында ук яшәгәннәр дигән фикерне куәтләргә алынсак, ул яшәүчеләрнең чувашлар булуы турында әйтергә туры килә. 1967 елда 83 яшьлек Хөснетдин Низамов бабай сөйләгәннәр буенча башта авыл төзелгәч тә анда 2 милләт яшәгән. Монда дәлил итеп хәзерге Түбән Каракитә уртасындагы зиратны искә алсак, аның 2 өлештән торганлыгы билгеле. Төньяк-көнчыгыш өлешендә мөселман динле кешеләр күмелә, көньяк-көнбатыш өлешендә христиан динендәгеләр күмелгән. 2 ара бары тирән канау (чокыр) белән аерылган, бу канауның эзе әле дә бик ачык беленә. Зиратның көньяк-көнбатыш ягыннан агып үтүче Керкеләү елгасы ярлары ишелү нәтиҗәсендә кайбер урыннарда гроб калдыклары һәм кеше сөякләре чыгу турында фактлар булган. Тора-бара бу авылда яшәүче чуваш халкы Каракитәнең көнбатышында урнашкан Бичурга-Баишево (Баеш) авылына һәм башка авылларга күчеп беткән булырга тиеш. Баеш Каракитәдән 3 кенә километр, ике авыл халкы гомер-гомергә аралашып яшәгән, Каракитәдә 7 еллык мәктәпне тәмамлагач балалар шунда йөреп укыдылар.

    Заманалар үтә, авыл акрынлап зурая бара. Авыл тарихы турында ачыграк мәгълүматлар Ульяновск шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Валитов Хәйдәр Зиятдин улы архивтан (РГАДА) кайсыбер документларның күчермәсен табып җибәргәч, авылның үсешен ачыграк күзалларга мөмкинлек туды. Бу документларда һәр ике авылның халкы турында белешмә (семья башлыгы, хатыны, балалары турында мәгълүмат тупланган).

    1.Перепись 1763 года населения деревни Верхней Караките составленная во время 3 ревизии населения России Ф.350. ОП.2. Д 3147. Л.403-424 об. Перепись буенча күренгәнчә Югары Каракитәдә 184 ир-ат һәм 174 хатын-кыз яшәгән.

    2.Шунда ук 425 нче биттән алып 446 нчы биткә кадәр Түбән Каракитә барлык семьяларга мәгълүмат бирелә. Түбән Каракитәдә 139 ир-ат, 151 хатын-кыз яшәгән.

    3. Ф.1335 Экономические примечания к планам Генерального межевания Буинского уезда Симбирской губернии. ОП.1. Д 1416. Л.108об-111 об. Конец XVIII века. (Язмада Каракитәгә кагылышлы өлешен генә китерәм).

    Селениями лежат: село при речке Еранка (Ярана) по течению ее на левой стороне, в нем церковь деревянная во имя Рождество христова, построена в 1777 году коштом прихожан. Деревни Верхний и Нижний Каракитан при той же речке по течению ее на правой стороне и при двух ее отвершках. В каждой по одной мечети магометанского закона деревянные… һ.б. кечкенә елгалар, алар тирәсенә урнашкан авыллар китерелә, тулы текст белән мәктәп музеенда танышырга мөмкин. Алда телгә алынган Ярана елгасына туктап үтсәк, ул елга Шамкино авылының көньягыннан 2 километрлар ераклыкта урман эченнән башлана һәм ике Каракитәнең төньяк-көнбатышыннан агып үтеп Мочали авылы янында Бизнә елгасына кушыла. Инеш дигәне урман эченнән (парник уе) башланып хәзерге плотина турында Яранага кушыла. Бу мәгълүмат картографиядә бик ачык күренә.

    ХIХ гасыр дәвамында 2 авыл да параллель рәвештә үсә зурая бара, авылның тирә-ягындагы урманнар киселә, чистартыла һәм чәчүлек җирләр мәйданы арта. ХIХ гасыр ахыры ХХ гасыр башларына авыл түбәндәге хәлгә ирешә: Түбән Каракитәдә 340 ка якын йорт 2 мәчет, Югары Каракитәдә 405 йорт 3 мәчет булганлыгы төгәл билгеле. Ике Каракитәгә 5 җил тегермәне, 1 су тегермәне һәм 1 двигатель белән эшләүче тегермән эшләп торган. (Тегермәннәр һәм мәчетләр турындагы мәгълүмәтләрне язманың ахырында укырсыз). Авылның революциягә кадәр булган карта-схемасы мәктәп музеена куелган, анда зиратлар, тегермәннәр, мәктәп биналары, терлекчелек комплекслары һәм башка мәгълүмәтләр табарга мөмкин.

    XVIII гасыр ахырына ике Каракитәдәге саннарга тукталсак: Түбән Каракитәдә 67 йортта 206 ир-ат, 249 хатын-кыз, димәк 67 йортка 455 кеше туры килә. 455:67 =6,3 кеше бер йортка санасак, Югары Каракитәгә 89 йортта 307 ир-ат, 322 хатын - кыз, димәк 629:89=якынча бер йортка 7 кеше. Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин, революциягә кадәр ике Каракитәдә 750 якын йорт, һәр йортта 7 кеше яшәсә (бик күп йортларда 10-13 кә кадәр кеше яшәгәнлеге дә билгеле) авылда 5000 артык кеше яшәгәнлеген күзалларга мөмкин.

    Язмамның башында Каракитә исеменең килеп чыгуы турындагы риваятьләргә тукталырга вәгъдә биргән идем.

    Гражданнар сугышы ветераны Зайнуллин Зиннур бик озын гомерле бабайлардан калган, буыннан-буынга сөйләнеп килгән бер вариант турында сөйләп калдырган: Түбән Новгород өлкәсендә Каракитә дигән авыл булган, шуннан 12 гаилә килеп урнашкан һәм алар үз якларындагы Каракитә исемен бу авылга да кушканнар, ләкин Түбән Новгород өлкәсендәге андый авыл булу турында төпле мәгълүмәт юк.

    Авыл аксакаллары аны сүз охшатуга әйләндереп болай сөйлиләр: Авылга беренче килүчеләр торак урыннарын урман эчендә бәләкәй алан табып, шунда төзи башлыйлар. Еллар үтү белән алан тарая, тирә-яктагы урманнар киселеп, чәчүлек җирләргә әверелдерелә. Бу авылда чувашлар һәм татарлар яшәгән һәм ул озак еллар исемсез торган. Менә авылга ике юлчы, имеш урыслар килеп чыга. Алар шундагы крестьяннардан "Бу нинди авыл дип сораганнар күрәсең, ә алар телен аңламаган кешеләр ни әйтергә белмичә, үзара сөйләшәләр: "Карап китүчеләрдер болар?". Шуннан бу урыслар әлеге авылны исәпкә алганда аны "Каракитә" дип яздырганнар янәсе.

    Безнең авыл урынына кайдандыр кешеләр килеп утыргач һәм яши башлагач аларга җир кисеп, үлчәп бирүче (землемер) килеп җир күрсәтә дә китәргә җыена. Аның рус телендәге сүзләрен аңламаган җирле халык: "Кара! Китә!" (кара әле китә, кара әле китә бит дигән мәгънәдә) дип әйтешәләр... Шуннан Каракитә дигән авыл исеме калган дип фараз итүчеләр бар.

    Нижний Новгород якларыннан Мансур малайлары Әхмәтша белән Мөхәммәтша аталарына бирелгән җирләрне карарга киләләр, алар стан күпереннән (Баешка бару юлында Ярана аркылы күперне әле дә шулай атыйлар) "Дружба күперенә (Каракитә белән Татар Бизнәсе колхозлары кушылгач йөрергә якын булсын дип кечкенә елгага салынган күпергә халык кушкан исем) кадәр баралар. Яңгырдан соң йомшарган җирдә арба тәгәрмәче эзләре сузылып кала, һәм ул эз ике авыл арасын бүлеп торучы чик булып кала, әлеге чик әле дә саклана. Алар ат белән килгән булалар, киткәндә рус авылына туктыйлар, колын иген эченә кереп китә һәм шуның өчен руслар аларны кыйнарга җыеналар. Тегеләр: "Не бей безне, без җир карап китәбез" - дип кычкырганнар. Руслар исә "Мы вам дадим Каракитян"- дип янаганнар. Руслардан аерылып киткәч алар авыл исемен Каракитә дип күңелләренә "язып" куялар. Шуннан соң Әхмәтша белән Мөхәммәтша Каракитәгә килеп яши башлыйлар.

    Язмабызны дәвам итеп түбәндәге фактларга туктап үтик:

    1990 елда "Социалистик Татарстан" газетасының июнь ае саннарының берсендә сугыш һәм хезмәт ветераны Әбән абый Хасановның газета журналисты Н.Х.Булатов белән әңгәмәсе урнаштырылган иде. Шул язмада дөреслеккә бөтенләй якын килә торган фактка юлыгабыз. (язманы газетада язылганча бирәм)... Минем ерак бабам хәзерге Каракитә төбәгенә Нижний Новгород өлкәсе Сергач районы Петракс авылыннан килеп утырган. Мансур исемле бу картны авылдашлар "Болгар бабай" дип тә йөрткәннәр. Үзе белән бергә Әхмәтша белән Мөхәммәтша исемле уллары да күченеп килгән. Әхмәтшаның кушаматы Аты-Акмай, Мөхәммәтшаныкы Аты-Тукмай була. Ул аксак булган. Күрәсең шуңа да Тукмай дигәннәр. Мансур карт Мөхәммәтшаны үзе янында, ягьни хәзерге Түбән Каракитә ягында калдыра, ә Әхмәтшаны Югары якка җибәрә. Мөхәммәтшаның ике улы туа. Беренчесе Биккол, икенчесе Абуталип... Бикколның малае Маняф, аның улы Абделхәмит, Абделхәмитнең улы Шамметдин, ә аның улы Билал... Билал бабайның дүрт улы була. Идрис, Хәсән (минем әти була инде), Хөсәен, Хасиятулла. Минем әтием 1914 елда үлә. Шул ук елны мин дөньяга килгәнмен. Әтием 44 яшендә вафат булган, ә миңа хәзер 76 яшь. ..

    Искәрмә: Мин үзем мәктәптә укыган елларда, 60нчы еллар тирәсендә Хасаншина Миңнур Мәрдән кызы тарих түгәрәге үткәрә иде. Минем хәтеремдә ул Каракитә авылына беренче килеп утыручылар Акмай белән Тукмай дигән сүзләр бик хәтеремдә калган. Бәлки бу язманы безнең дәвердә укучылар хәтерли торгандыр.

    Шуны раслаучы икенче фактка тукталыйк: Бу язманы Түбән Каракитә авылы кызы, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты Ләйсән Абделбари кызы Сабитова 1898 елда шул авылда туган һәм яшәгән Мокатдәс ага Салиховтан язып алган.

    ... Безнең бабайлар: Мансур (Горький өлкәсе (Нижний Новгород) Петракс авылы) улы Уйбук (Каракитәгә килгәч туган булырга тиеш), улы Алимбик, улы Әбделмәнәф, улы Биккол, улы Абуталим, улы Алимбик, улы Али, улы Салих, улы Аббаз, улы Мөкатдәс, улы Әнвәрбик бүгенге көндә Түбән Каракитә авылында гомер итә. Язманың күп өлеше алда телгә алынды. Бу риваятьләрнең кайсы дөрес икәнен кистереп әйтеп булмый, һәр кеше үзенчә фикер йөртергә мөмкин. Мин үзем тарихчылар В.К.Магницкий, Е.А.Малов, Р.Г.Мухамедовахезмәтләрендә язылганнарның дөреслеккә бик якын торуына ышанам.

    Каракитә мәчетләре һәм тегермәннәре.

    Ульяновск өлкәсе архивыннан табылган мәгълүмәтләр буенча, (Ф.1335. Экономические примечания к планам Генерального межевания Буинского уезда Симбирской губернии. ОП.1.Д.1416. Л.108об.-11об.Конец XVIII века) Югары һәм Түбән Каракитә авыллырында 2 мәчет булуы күрсәтелә.

    Язманы дәвам итеп, Каракитә мәчетләре һәм тегермннәре турында элек елларда мәктәптә тарих укытучысы, сугыш һәм хезмәт ветераны 1914 нче елда туган Әбән абый Хәсәнов тасфирлаганча бирәм.

    Мансурның уллары һәм оныклары мәчет салу турында эш алып баралар һәм 1800 нче елларда беренче мәчетне төзиләр. Бу мәчетне халыктан акча җыйнап, башка төбәкләргә барып, сорана йөреп салалар. Аңарда иң әүвәл муллалык итучеләр билгесез. Ул мәчетнең соңгы мулласы Якуб хәзрәт булуы, мәзин Камалетдин икәнлеге мәгълүм. Мәчет 1900 елларда череп эштән чыга. Халык яңа мәчет салуга хәзерләнә. Акча җыю өчен төрле төбәкләргә вәкилләр тарала. Храм салу өчен дип, рус авылларыннан да җыялар. 1902 елда Хөснетдин карт үлә, ындыр табагында кыш чыккан арыш кибәнен мәчет салу өчен халыкка бирергә әйтә. Мәчет салу өчен җитәрлек күләмдә акча җыелгач, 1903 елда аны салуга керешәләр. Бу мәчетне салуда Мөхәммәдьяров Хаернас, Мостафин Мәхмүт, Шамметдинов Билал һәм Айнетдин, Ямашев Якуб муллалар зур оештыру эше алып баралар. 1904 елда мәчеткә манара күтәрелә һәм ул эшли башлый. Бу мәчеттә Ямашев Якуб муллалык итә башлый. Мәзин Арсланов Шәйдулла була. Хөсәен һәм Сафи муллалар Якуб мулладан соң эшлиләр. Соңыннан Якуб мулланың улы Ямашев Кәрим мулла булып эшли башлый. Ул соңгы мулла булды. Буа мәдрәсәсендә укып Указ алган иде ул.

    Ямашевларның биографиясе бик катлаулы. Аларның халыкка зур хезмәт күрсәтүләре берничә буын бабаларыннан ук килә. Кәрим мулла Ямашев Якуб хәзрәт улы Буа мәдрәсәсен тәмамлап, Указ алып әтисе янына кайта һәм беренче мәхәлләдә муллалык итә, игенчелек белән шөгыльләнә. Аның энеләре - Ямашев Шакир. Ул Октябрь революциясендә катнашкан. Үзе укытучы булырга теләсә дә, туганнары аңа мулла булырга киңәш биргәннәр. Аңа хәзер 95-96 яшь.Ул әле дә исән. Икенче энесе Ямашев Фатыйх мулла булып Кырык Садак (хәзерге Буа районына керә) авылында хезмәт иткән. Фатыйх мулла вафат була. Аның ике ир баласы ятим кала. Шакир муллага җиңгәчәсенә өйләнергә кушалар, балаларны ятим итмәскә тырышалар. Шакир мулла энесенең балаларын ятим итми, җиңгәсен ала һәм Кырык Садакта мулла булып хезмәт итә. 1930 елда аларны да кулга алып, үзенең 2-3 баласы, энесенең 2 баласын Себергә сөргенгә озаталар. Хәзерге вакытта ике баласы исән. Икесе дә врач. Ямашев фамилиясен йөртәләр. Фатыйх мулланың оныклары Казанда яшиләр.

    Өченче энесе Ямашев Гариф. Мин үзем дә аның студент булып, авылга кайтып йөргәннәрен яхшы хәтерлим. Ул бик ягымлы, кешелекле кеше иде. Аның белән минем бер туганым Шакир абый Хисаметдинов та укыды һәм агроном булып эшләде.

    Гариф абый 1926 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Татарстанның төрле районнарында агроном булып, аннан Наркомземда (народный комиссариат земледелия) эшләде. 1937 елда наркомземда эшләүче 11-12 кешене "халык дошманнары" дип (шулар арасында Гариф Якубович та була) кулга алдылар һәм атарга хөкем карары чыгарып харап иттеләр. 1951 елда әлеге нахак гаепне аның өстеннән алып үзен акладылар. Гариф абыйның хатыны Әминә апа иде. Аңа 84 яшь. Ул фармацевтика буенча эшләде. 1941-45 еллардагы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде. "Хезмәт ветераны" медаленә лаек булды. Аларның ике улы атасыз, ятимлектә үсте. Беренче улы 1931 елда туган, ветеринария фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсендә эшләп, моннан биш ел элек үлде. Икенче улы Илгиз Гарифович Ямашев медицина фәннәре кандидаты, доцент, стоматология хирургиясе кафедрасы мөдире булып эшли. Казанда яши.

    Кәрим мулла абзыйның улы Мәгазь Ямашев 1926 елда Казанда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, агроном булып эшләде. 1935 елда Ленинград авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1938 елда бетергәч Башкортстанга эшкә җибәрәләр. Ул Тәтешле районында агроном булып эшли. 1941 елның августында Ватан сугышына китә. 1942 елның 18 апрелендә Төньяк фронтта һәлак була. Хатыны врач иде. Ул да 1989 елда үлде. Аларның улы 1946 елның 31 октябрендә туган. 1965 елда Казан авиация инититутын тәмамлагач, Красноярскига эшкә җибәрелә. Техник фәннәр кандидаты. Хәзер дә шунда эшли. Аның улы Рөстәм. Студент. Гариф Ямашевның 2 оныгы бар. Алар да Ямашев фамилиясен йөртәләр.

    Кәрим мулланың сеңелесе Разия Биктимерова, ире Биктимеров (исемен төгәл хәтерләмим) Ватан сугышында катнашкан. 1975 елда вафат булган. Аларның өч баласы булган: Олы уллары Шәүкәт Биктимеров, СССР ның халык артисты. Икенче уллары Җәүдәт Биктимеров, атказанган төзүче. Кызлары Гөлназ, пенсионерка, хезмәт ветераны. Кәрим мулланың кызы Наҗия Казанда яши. Пенсионерка. Ире исә сугышта катнашты, берничә орден белән бүләкләнде. 1980 елда үлде. Алар ике кыз бала үстерделәр. Беренче кызы укуны тәмамлагач Эстониягә эшкә җибәрелде. Таллинда яши. Икенче кызы КАИны тәмамлагач, Мәскәүгә китте. Бер заводта конструктор булып эшли. Өченче кызы Ямашева Фәүзия 1930 елда авылдан китә.

    1934-37 елларда Мамадыш педагогия техникумында укый, аны тәмамлап, 1937 елның августыннан укытучы булып эшли. Өч ел үткәч Казан педагогия институтына укырга керә. Ватан сугышы башлану белән укуын ташлап, Казандагы 82 мәктәпкә эшкә керә. Монда озак эшләргә туры килми, кыскартуга эләгә, татар класслары кыскара. Аннан соң Казандагы Гоголь исемендәге китапханәгә эшкә керә. Аннан китаплары белән, Казандагы хәрби госпитальгә эшкә җибәрәләр. Сугыш башлану белән урман кисү, окоплар казуда эшләде. Сугыш тәмамлангач кияүгә чыга. Ире финанс министрлыгында эшли. Аннан 1965 елда Мәскәүгә Финанс министрлыгы аппаратына эшкә җибәрәләр. Ә Фәүзия исә Мәскәү өлкәсе Фәнни китапханәсендә өлкән китапханәче булып 1966 елдан 1984 елга кадәр эшләде. Хәзер персональ пенсионер. Ире Хәбри 1978 елның 23 апрелендә каты авырудан соң вафат була. Аны Зеленодольск районы Мулла иле авылына кайтарып җирлиләр. Аларның ике балалары була: Өлкән улы диңгез офицеры, Севастопольдә гомер кичерә. Икенче улы экономист булып эшли. Фәүзия Ямашева үз фамилиясендә йөри, кече улы белән яши.

    ... 1925-26 елларда динчеләрне кысрыклый, җәберли башлыйлар һәм Кәрим муллалык хезмәтен ташламакчы була. Әмма халык аңа дини хезмәтне ташларга рөхсәт итми. 1930 елның 29 январенда ул кулга алына һәм судка тартыла. Буа һәм Казан төрмәләрендә утыра. Аннары Себергә озатыла. Архангельскида урман эшендә эшли. 1930 елның февраль аенда гаиләсен дә өеннән чыгарып, бер иске буш өйгә кертәләр. Гаиләсендә хатыны, Разия -эшкә яраклы, Наҗия -17 яшьтә, Фәүзия - 8 яшьтә, Һилалия - ике ярымда, Назиф -5 яшьлек була. Алар йорттан-йортка кереп көчкә тамак туйдыралар. 1937 елларда төрмәдән азат ителсә дә, Кәрим муллага авылга керергә ярамаган. Шуңа күрә Әсәндә эшләп торган. Авылга кайтып керә алмаган, авыл янына килеп Әсән кырларыннан авылны күреп, гаиләсен күреп киткән. 1938 елда аннан гаиләсен алып Мастовкага урман эшенә хезмәткә керә. Срогын тутырып авылга кайта һәм аны паралич суга. Шул хәлендә дә аны авыл халкы ташламый. Аны трай арбасына утыртып, өйдән-өйгә, аш-сыйга йөрткәннәр, дога кылдырганнар. Сугыш елларын авылда үткәрә, дини йолаларны үтәүгә ярдәм итә. 1947 елда үлде һәм Каракитә авылында әтисе Якуб мулла кабере янына күмелде. Хатыны остабикә Мәрьям, кызы Нилалия белән, ялгыз калды. Нилалия 1960 елга чаклы колхозда эшләп, аннан соң Казанга китә һәм анда эшкә керә. Әнисен дә алып китә. 1969 елда остабикә үлә. Кызы Нилалия ялгыз кала. Казанда яши. Пенсионерка.

    1914 елда икенче мәхәлләдә мәчет салына. Бу мәчетне салуга Алтынбаев Хөсәен ярдәм итә башлый. Чөнки материаль яктан таза тормышлы була. Кечкенә генә кибет тота, халыкка кирәкле товарлар, ашамлык продуктлар сата. Мөшәрәпов Хайрулла бабайлар белән мәхәлләгә мәчет салу өчен средство туплау өчен төрле якка вәкилләр җибәрәләр. Төрле шәһәрләрдәге авылдашлар янына барып акча җыялар. Авылдан һәр гаилә членына 50 тиеннән акча җыялар. Средство җыелгач дәүләттән урман алалар. Шулай, 1914 елда, икенче мәхәлләгә мәчет салалар. Мәчетне салуда авылның старостасы Долгов Якуб та ярдәм итә.

    Мәчеткә беренче мулла булып Богдашкинодан Даутов Шакир килә. Шакир мулладан соң Фатыйх мулла Тимерчәннән килә. Абитов Хайрулла мәзин була.

    Фатыйх мулла озак тормый китә. Шуннан соң Бизнә авылыннан Вәлиулла мулла Хәбибуллин килә. Мәзин итеп Саматов Насертдин билгеләнә. Бу мәхәллә муллалары еш алышынып торалар, чөнки ышанычтан чыгалар. Каракитәгә Даут дигән кеше килеп урнашкан була. Аның улы Даутов Нурулла. Ул Чәке авылыннан Мотыя дигән кызга өйләнә. Мотыя исә атаклы тарихчы Һади Атласовның апасы була. Мотыя әбинең Гыйльман (Гыйльман һәм аның гаиләсе революциядән соң раскулачиваниягә эләгә һәм авылдан куыла. Аның йорты озак еллар Түбән Каракитәдә башлангыч мәктәп булып хезмәт итте, укытучылар өчен квартира булды), Вильдан һәм Хәсәнҗан исемле уллары була. Һади Атласов Каракитәгә килеп йөри иде. Соңгы килүе 1927 елда булды. Ул Мотыя әбинең улы Гыйльманның өен котлау бәйрәменә килгән иде. Бу - аның соңгы килүе. Шул вакыт Һади Атласовның Бөгелмәдә укытучы булып эшләвен ишеткән идек. (Ул революция эшенә катнашкан, язучы, галим). Һади Атласов кызы Сальма сугыш елларында Татар Бизнәсендә укытучы булып эшләгән.

    Түбән Каракитә мәчетләре каршында шәкертләр өчен ике өйле мәктәпләр, мәдрәсәләр бар иде. Монда шәкертләр кунып яшиләр һәм дини сабаклар укыйлар, шәригать законнарын өйрәнәләр иде. Муллалар иртән мәчеттән чыккач аларны тыңлап карыйлар иде.

    ЮГАРЫ КАРАКИТӘ МӘЧЕТЛӘРЕ

    Биредә өч мәчет була. Беренче мәхәлләдә сарыга буялган бер мәчет бар иде. Аңа 1903 елда ремонт ясалды. Сары мәчетнең муллалары:

    Бәшир хәзрәт. Ул хаҗ кылган, укымышлы булган. Аның янында тирә-яктагы муллалар зиарат кылып киткәннәр, корбаннар чалганнар, зиарәтенә килеп гыйбадәт кылганнар. Аның кабере югары авылның уртасындагы зиарәттә.

    Бади мулла. Сабир мулла. Абделхак мулла. Ул - Бади мулланың улы. Үзе дәүләт думасында член була. Ул мәчет муллалары алдынгы фикерле булганнар. Алар халыкка грамота өйрәтү өчен тырышканнар. Моны үтәү өчен, мәктәп салу һәм татар теле белән беррәттән, рус теле укыту өчен укытучылар эзләгәннәр һәм теләкләренә ирешкәннәр. Алар волость башлыгына мөрәҗәгать итәләр һәм мәктәп салуга, русча укытуга рөхсәт алалар. Мунчәли волостенда башлык кем булган? Ул - Югары Каракитә авылыннан Алимов Алиулла. Донбасс шахталарында озак эшләгән, грамота алган, чыныккан кеше. Абыйсы Хәлим дә шунда ук шахтада артельдә булган. Һәм алар яхшы гына акча туплап авылга кайталар. 1900 елда Алиулла Алимовны Мунчали волостена голова (башлык) итеп сайлап куялар. Ә аның абыйсы Хәлим кибет ача. Алиулла Алимов 3 әр елдан 6 мәртәбә, ягъни 18 ел голова булып тора.

    Мунчәли волостеның иске бинасын Югары Каракитә авылына 1908 елда сатып алалар. Мәктәпне авыл читенә салалар. (Бу мәктәп турында миңа Марс мәктәбендә озак еллар завуч булып эшләгән Зәки абый Азизов сөйләгәннәрне язып үтәм: ул мәктәп хәзерге Алимов Рөстәм бәрәңге бакчасы очында булган, ул вакытта әле Калинин урамы булмаган. Ул шул урында кызыл кирпечтән салынган фундамент калдыклары, анда рус телендә укытыла торган мәктәп булуын сөйләгәнне хәтерли иде. Димәк, Әбән абый язганнар тулысы белән дөрес булып чыга).

    Анда рус теле укытучысы булып Гадилә исемле кыз эшли. Сабир мулла үзе дә дәрес бирә, ягъни укыта. 1915 елларда әлеге мәктәптә укучыларның кайберләре: Мостафин Вәлиахмәт, Туктаров Шәриф, Хисаметдинов Шакир, Алимов Лотфулла, Алимов Шакир, Алиева Рокыя һәм башкалар. Революция елларында бу мәктәп таркала. Аның бинасы ике авыл арасына күчерелә.

    Икенче мәчет исә авылның көнбатыш чигенә салына. Анда 1913 елларда мулла булып Ильяз Моратов эшли. Мәзиннәр Алимов Азиз, Алимов Ләтиф. Ильяз мулланың ике улы булган. Олы улы Моратов Миңнегалим укымышлы кеше саналган. Революциядә катнашкан. Икенче улы Моратов Абзалтдин 1912 елда туган.

    Өченче мәчет авыл уртасындагы зиарәт янына салынган. Бу мәчеттә Әбән исемле кеше мулла була. Ә мәзин Насыйбуллин дигән кеше.

    Мәчетләр һәм муллалар дини культура үзәгендә булдылар, дип сөйли сугыш һәм хезмәт ветераны Ә.Х.Хәсәнов. Халыкны мәчетләргә җыйнап гыйбадәт кылдылар, шәригать законнары өйрәттеләр. Халыкны намуслы хезмәткә тарттылар, хезмәт тәрбиясен сеңдерделәр. Чисталык, тугрылык һәм күңел сафлыгына тәрбия бирделәр.Октябрь революциясе җиңүенә ярдәм иттеләр. В.И.Ленинның Кызыл Армиягә дин әһелләренең ярдәмен сораган мөрәҗәгатен үтәделәр. Кызыл Армияне тоз һәм икмәк белән каршы алуны оештырдылар һәм аңа ярдәм иттеләр. Авыдагы муллаларның күпчелеге алдынгы культурага иярергә тырышып, фәнни һәм уку-укыту эшләренә күчте. Мәсәлән, Бадиев Абделхан, Алиев Сабир кебек муллалар рус телен укыту буенча мәктәп ачтылар. Һәр мәчет каршында шәкертләр өчен мәктәпләр булдырдылар. Шәкертләр исә, шул мәктәпләрдә кунып, шәригать законнарын өйрәнделәр һ.б. Муллалар киләчәкне алдан күреп, киләчәккә хәзерләнделәр. Әйтик Якуб хәзрәт, аның улы Ямашев Кәрим, аның энеләре, югарыда күрсәтелгәнчә, һәммәсе югары белем алдылар һәм Советка зур хезмәт күрсәттеләр. Кәрим Ямашевның улы Мәгаз Ватан сугышында корбан булды.

    Сугыш һәм хезмәт ветераны Әбән абый Хәсәнов белән авылның үткәндәге тарихына кагылышлы тагын берничә вакыйганы искә алдык. Сүз авыл тегермәннәре турында барды.

    Авылдагы тегермәннәр тирә-якта дан тотты, - дип сөйли ветеран. Әйтик, Түбән Каракитәдә Ханҗәр бабайның "Продаем" исемле (Шланга авылыннан сатып алына) тегермәненә он тарттырырга тирә-күрше авыллардан да киләләр иде. Соңыннан аны Нурәли тегермәне дип атап йөртә башладылар. Тагын бер тегермән Ильязов Абдулхак (кушаматы Чумар) соңыннан "Саппар" тегермәне дә атаклы иде. Ярана елгасында, халык телендә "стан" күпере дип аталган тирәдә "Сырка Нәсибе" дигән байның су тегермәне эшләп торган.

    Югары якта "Шәрук Шиябы" тегермәне (соңыннан Чәкегә саталар), "Шәрук Сираҗы" , "Кәкәш Җәлалы", Фәхретдин тегермәннәре атаклы иде.

    Соңрак Гильман бай үз акчасына (75 сум) һәм 38 данә агач балка биреп, тегермән өчен двигатель сатып ала. (сембер губернасының Тагай авылыннан). Анда Миначев Җамалетдин, Латыйпов Кадыйр, Арсланов Валиәхмәт, Измаилов Хасият, Арсланов Зариф, Хайретдинов Җамалетдин он тарттыручы булып ялланып эшли. Өлкән буын кешеләре ул двигательнең тавышын хәзер дә аерым ачык ишеткәндәй булалар. "20-40 ар пот "Көрәк" җыела иде. (он тарттырган өчен халык көрәк бае дип, акча урынына он белән түләгән) дип сөйли бабайлар.

    Йон теттерү тегермәне -агрегаты да тирә-юньдә дан тоткан. Аны Бизнәдән сатып алалар. Шиһаб Байныкы була ул. Аннан ул аны колхозга бирә. Үзе дә шунда эшли. Хезмәт сөйгәнгә бай була ул. Әбән Хасанович безгә тагын бер гыйбрәтле эпизод сөйләде. Ул Хәлим бай белән бәйле вакыйга. 30 нчы елларда моны - Хәлимне кулга алалар. Ул Свияжск төрмәсендә Задур авылы мулласы белән бер камерада утыра. Бишмәтен бер дә салмый икән бу. Хәзрәт нидер сизенә. Бишмәттә алтын тегелгән икән. Хәлимне үтерә дә бу, алтынын алып кача. Бу канлы вакыйгага Хайретдин Бабай шаһит дип сүзен тәмамлый үз хикәясен ветеран.

    Авыл тарихы әнә шундый эреле-ваклы вакыйгалардан, язмышлардан җыела. Шул вакыйгалар аны данлы итә, тарихын ерак-еракларга ирештерә. Мәчетләр, муллалар, тегермәннәр тарихына ни өчен болай киң тукталдык соң?

    Истәлекләрдән күренгәнчә, мәчет һәм мәдрәсәләр ил-көнгә әнә ничаклы талантлы һәм олуг кешеләрне бүләк иткән. Бүгенге үзгәртеп кору чорында, әхлаклылык турында җитди сөйләшү барганда бу бигрәк тә мөһим. Узганны белми торып, бүгенгене һәм киләчәкне аңлау мөмкин түгеллекне дә истән чыгармыйк. Кызганычка каршы, зыялы нәселләрнең күбесе, Сталин палачның балтасына эләгеп һәлак булды. Әмма алар буыны бөтенләй югалмады. Әкренләп булса да үзенә юл ярып, ил-көн күгендә балкыды. Тегермәннәр тарихы да үзе бер китап язарлык. Алар - җитештерү көчләренең үсә баруын да, авылда сыйныфларның бүлгәләнүен дә, төрле-төрле каршылыклар, бәйләнешләрне ачык сөйләп бирүче учак булган ич. Без аларны тирәнтен өйрәнергә, гыйбрәт алу өчен дә, үткән тарихыбызны яхшы аңлау өчен дә, киләчәгебезне дөрес билгеләү өчен дә өйрәнергә һәм белергә тиеш. Бу заман таләбе дә, борынгы бабаларыбыз васыяте дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: