Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кагыйдә бозмасаң, штраф түләмәссең

    Шуны искәртим, штраф - административ хокук бозган очракта бирелә торган җәза чараларының берсе ул.Аны түләтү турында карар суд, яисә административ хокук бозу турындагы эшне караган җаваплы зат тарафыннан чыгарыла.

    РФ Административ хокук бозулар кодексының "Административ җәзаны үтәмәү"турындагы 1нче өлештәге 20.25 маддә нигезендә, кагыйдә бозучыларның күбесенә суд карары белән штраф суммасын ике тапкыр арттыру җәзасы бирелә. Яңа елның үткән чорында гына да уннан артык чүпрәлелегә карата шушы маддә буенча бөркетмә төзелде. Әлбәттә инде, РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, штрафларны закон көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар һәм бирелгән санкцияләр турында мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ рәсми сайтында, "Электронное правительство Республики Татарстан" инфоматларында белергә була, шулай ук тиешле хезмәтләр куелган кәрәзле телефоннарга СМС-хәбәрләр килә. Штрафларны банк учреждениеләрендә һәм Дәүләт автоинспекциясенең шактый бүлекләрендә куелган терминалларда түләргә мөмкин. Икеләтә җәза алмас өчен машина йөртүчеләргә нишләргә? Штрафны вакытында түләмәү сизелми калыныр дип өметләнергә ярамый, чөнки хәзер юл хәрәкәте патрульләрендә онлайн режимында түләнмәгән штрафлар турында белергә мөмкинлек биргән җайланмалар бар.Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча ЮХИДИ инспекторлары да, суд приставлары да җавапка тарта ала. Шуны да онытмагыз, Административ хокук бозулар кодексының 2.6.1 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат режимда эшләүче җайланмалар теркәгән булса, административ җаваплылыкка транспорт чарасы хуҗасы тартыла. Шулай итеп, әгәр машинагызны туганыгызга яки арендага биреп торсагыз, штрафны барыбер үзегезгә түләргә туры киләчәк. Административ штрафны законда күрсәтелгән срокта түләмәгән өчен түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә җаваплылык каралган, әмма сумма 1 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Шулай ук 15 тәүлеккә кулга алу, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү чаралары да бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: