Туган Як
  • Рус Тат
  • Изге Болгар иленә сәяхәт

    Соңгы елларда Изге Болгар җиренә игътибар бик нык артты. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фонды тарафыннан Свияжск һәм Болгар күп яңарышлар кичерде, төзекләндерелде.

    14 нче июнь көнне иртән иртүк без бер төркем укучылар, укытучылар сәяхәткә кузгалдык һәм Болгарда төзелеш эшләре ничек барганын үз күзләребез белән күреп кайттык.

    Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдык. Бу биналар-борынгы архитектура һәйкәлләре. Мавзолейларда югары дәрәҗәле кешеләрнең гарәп хәрефләре белән биографияләре язылган кабер ташлары урнашкан. Ак пулат белән Кара пулатның да тарихы кызыклы. Ак пулат бик күп бүлмәләрдән тора, заманында бик затлы җәмәгать мунчасы булган. Ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган.

    Икмәк музее дип исемләнгән зур комплекс Болгар тыюлыгы территориясеннән тыш төзелгән. Ул интерактив этнографик музей буларак эшли. Татар җирендә ни рәвешле авыл хуҗалыгы үскәнен кешеләр карый гына түгел, ә тотып та, шушы процесста үзләре дә катнашып карый ала. Биредә җил тегермәне сафка баскан. Монда он тарттырып була. Су тегермәне, тегермәнче йорты да бар, ләкин алар макет буларак төзелгән. Моннан тыш пекарня, тимерче алачыгы, чүлмәкче йорты да күтәрелгән. Тимерче йортында остазлар дәресе алып була. Үз куллары белән ясаган чүлмәкләр музейга килүчеләрнең күңеленә хуш килә. Шушында ук үзләренең чәйханәсе дә бар.

    Агымдагы елда иң зур төзелешләрнең берсе-Елга вокзалы. Бу-уникаль проект. Ул 6 каттан торачак. Берьюлы берничә зур көймәне каршы алырлык пристань төзеләчәк.

    Болгар шәһәренең көньягында агач капкалар ясалган. Аннан туп-туры Кече манара янына барып җитеп була. Биредә дә үзгәрешләр бар.

    Гадәттә, бу җирдә Изге Болгар җыены вакытында тәүбә итү, вәгазь уку була. Шушы урында Болгар дәүләтенә исламны алып килгән өч сәхабә җирләнгән дип фаразлана, бу тирәдә X-XI гасырга караган зират булган. Әлеге территориядә өч сәхабә истәлегенә таш куелган. Кече манара тирәсендә наратлар утыртылган.

    Болгар дәүләте турында күп мәгълүмат тупладык. Чираттагы танышуыбыз борынгыдан җимерелмичә сакланып калган бердәнбер корылма-мәчет манарасы иде. Ул манарага Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай да менгән булганнар. Манараның баскычлары биек итеп ясалган, анда менеп җитүе дә бик кыенга туры килде. Аннары безне мәһабәт Ак мәчет каршы алды. Ул әллә кайдан ук затлы, матур булып күренеп тора.Мәчетнең диварлары ләлә чәчәкләрен хәтерләтүче орнаментлар белән бизәлгән.

    Болгар шәһәре-һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу-безнең өчен зур шатлык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: