Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Ислам дине буенча IV төбәкара бәйгедә чүпрәлеләр дипломнар белән бүләкләнделәр

    Шушы көннәрдә генә Буа шәһәрендә "Урта һәм олы яшьтәгеләр арасында Ислам дине буенча дүртенче төбәкара бәйге" үткәрелде.

    Аталышыннан ук күренгәнчә, мондый бәйге дүртенче тапкыр үткәрелә һәм Ислам динен, аның нигезләрен әйбәт белүчеләрне ачыклый. Безнең якта үткәрелүче әлеге бәйге Иделаръягы районнарын колачлый. Быелгы чарада безнең районнан да мөхтәсиб Рөстәм Рәкыйпов һәм мөгаллимәләр шурасының район бүлеге идарәсе рәисе Энҗия Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге төркем катнашты.

    Әйтергә кирәк, кайчандыр, кемнәр тарафыннандыр кирәксез дип саналган динебез һәм әлегә кадәр атеизмга корылган тормышыбыз үз асылына әйләнеп кайта. Аңыбызга күпме генә киресен сеңдерергә тырышсалар да, Аллаһыга ышану, Пәйгамбәрләребезне тану күңелләрдән җуелмаган. Бүгенге көндәге дингә булган ихтыяҗ да шуны исбатлый. 1990 еллар - Татарстан суверен дәүләт дип игълан ителгәннең соңында әллә ничәмә мәчет торгызылды, бик күпләр дин тарихы белән ныклап шөгыльләнә, ислам кануннары буенча яши башлады.

    Безнең район да бу яктан да төшеп калганнардан түгел. Бәйге дә моны раслады. Командалар арасындагы белем буенча ярышта безнең район командасы, Буадан кала, икенче урынны яулады. Ә Мунчәли авылыннан Гөлия Хәйретдинова хатын-кызлар арасында Коръән сүрәләрен иң матур һәм дөрес укучы, Ислам дине тарихын да бик яхшы белүче дип табылды. Гомәр Рәкыйпов исә бәйгедә, ир-атлар арасында, икенче урынга чыкты. Конкурсантларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә җиңүчеләр, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: