Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Задур авылы халкы кышны озатты

    Иске Задур авылында 8 март көнне кышны озату, язны каршы алу бәйрәме үткәрелде.

    Чараны алып баручы Тәслимә Замалетдинова җыелган халыкны язның беренче бәйрәме белән тәбрик итте. Тамашага Яз үзенең дус кызлары Март, Апрель һәм Май белән килде. Артларыннан ук Кыш бабай да килеп керде, ул үз хакимлеген Язга бирергә теләмәде, көч сынашырга тәкъдим итте. Кыш күпме генә тырышса да, Язны җиңә алмады, үз урынын аңа бирергә мәҗбүр булды. Авыл халкы язның килүенә куанып, төрле уеннар уйнадылар, арганчы биеделәр. Соңыдан кайнап торган самавырдан чәй эчтеләр, тәмле коймаклардан авыз иттеләр. Шулай итеп, бәйрәмнәрдә задурлылар күңелле ял иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: