Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Кәкерледә балыкчылар ярышты

    Август аеның матур бер көнендә Иске Кәкерле авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан спортчылар көненә багышлап балык тоту буенча конкурс үткәрелде.

    Аның тәүге мәртәбә генә оештырылуына да карамастан, 15 ләп авылдашыбыз катнашырга теләк белдерде һәм Карлы елгасы башындагы сусаклагычка килде. Балыкчыларга ярышу өчен 2 сәгать 30 минут вакыт бирелде. Ярыш ике номинациядә үтте: урыннар иң зур һәм иң күп балык тотучыларга бирелде.

    Иң зур балык номинациясендә Рәсим белән Рәзил Фәткуллиннар җиңү яулады. Ә иң күп балык тоту буенча Әлинә белән Илназ Мөхәммәтшиннарга тиңнәр булмады. Произлы урыннар яулаучыларга мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәәлек бүләкләре тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: