Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Кәкерле урта мәктәбендә "Ил сагында тора солдатлар” кичәсе узды

    Туган ил! Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез мәгънә ята. Бу сүз һәрбер кеше тарафыннан зур горурлану белән әйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы бүген дә бик актуаль яңгырый.

    Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга мәңгелек дан җырлана. Алар җиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

    16 нчы февраль көнне мәктәбебездә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, авыр солдат хезмәтендә булып , туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән "Ил сагында тора солдатлар" исемле очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда Чечня сугышында катнашкан Калимов Марат, күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан Асадуллин Раил,Бигеев Наил катнаштылар. Солдатлар үзләренең хәрби хезмәтләре хакында сөйләделәр, укучы егетләргә армиягә баруның кирәклеген кат-кат искәрттеләр. Киләчәктә армиягә китәчәк егетләребезгә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Укучылар аларга күңелле җырлар, дәртле биюләр,шигырьләр бүләк иттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

    Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. Бүгенге көндә Иске Кәкерле авылыннан 8 егет Армия сафларында хезмәт итә.Алар: Халилов Рәсим ,Мифтахутдинов Илдар, Шамсетдинов Илзат, Зарипов Рушат,Шайхаттаров Илсур, Хасанов Ленар, Азмуханов Ранис,Замалтдинов Нәфис .Аларны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз һәм исән-имин туган җиребезгә әйләнеп кайтуларын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: