Иске Кәкерледә традицион “Кабак бәйрәме” үтте
Иске Кәкерле авылы халкы көзге уңышлар җыелып алынгач үткәрелүче традицион бәйрәмгә - "Көзге балл"га мәдәният йортына җыелды.
Бәйрәм "Ялкын" бию коллективы чыгышы белән башланып китте. Сәхнәдә республика күләмендә танылып килүче җырчыбыз Ранис Алиев, Алсу Усманова, Наил Арслановлар үзләренең матур көйләрен суздылар. Авыл башлыгы, Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәхаутдин Хөсәенов халыкны бәйрәм белән тәбрик итеп, авылдашларны яңалыклар белән таныштырды, уңышлар теләде. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр, лотерея уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы үзләре үстергән уңыштан күргәзмә дә әзерләгән иде, кабакларны исә сәхнәгә төзделәр. Иң зур һәм иң авыр кабакны быел Илдар Хөсәенов үстергән, аларның кабагы 40 кг.га якын авырлыкта иде. Рәзил Фәткуллиннар, Фәргать Камкаев, Абдулла Сабирҗанов, Фәнис Гарифуллин, Илназ Мөхәммәтшин, Равиль Давыдов, Әлфинә Әмироваларның кабакларының авырлыклары да 30 кг.га якын иде. Чара ахырында исә кабак хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм күңелле һәм истә калырлык итеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев