Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда “Нәүрүз чибәре -2018 “ бәйгесе үткәрелде

"Нәүрүз" бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә "Нәүрүз"бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача. Нәүрүз җиткәч, авылның...

Бүген Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда да "Нәүрүз чибәре -2018 " бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 5 - 7 нче сыйныф кызлары көч сынашты. Кызларның бөтенесе дә уңган, зирәк,өлгер, тырыш, сылу, тапкыр булып чыкты. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар - халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек. Алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар, грамоталар беләк бүләкләнделәр. Ә инде "Нәүрүз чибәре- 2018" исеменә 5 нче сыйныф укучысы Хайртдинова Ландыш лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев