Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучылары “Тамчы шоу” интеллектуаль уенда көч сынашты

    "Иске Чүпрәле күппрофильле лицей» да Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Тамчы шоу" интеллектуаль уены уздырылды.

    Әлеге уенда 7 - 10 нчы сыйныф укучыларыннан оештырылган "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасы көч сынашты. Уен командаларның үз - үзләрен таныштырудан башланып китте. Әлеге бәйге 4 турдан тора иде. Әлеге турларда укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр , аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Командаларның капитаннарына да кызыклы биремнәр бирелде. Алар урыннары алмашынган хәрефләрдән шагыйрьнең шигырьләренең исемнәрен таптылар. Капитаннар икесе дә бик зирәк булып чыктылар. Шулай ук бәйгедә музыкаль тәнәфесләр оештырылды. Бу вакытта Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел", "Туган авыл" җырлары башкарылды. Әлеге уенда "Зирәкләр" командасы беренчелекне алды. Ике команда да грамоталар белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: