Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы авылы музеена сәяхәт

Безнең мәдәният йортында кечкенә генә музей бар. Ул кечкенә булса да, анда тарих үзе яши кебек.

Иске Чокалы авыл китапханәсенең «Туган тел» клубына йөрүче балалар белән шул музейга «Халкымның үткәне» исемле күзәтү оештырдык. Сөйләшүне авылыбыз тарихыннан башланды. Һәрбер экспонат белән якыннан таныштырып, алар тормышта ни өчен кулланылганын укучыларга аңлаттым. Балаларда бу зур кызыксыну уятты, алар үзләре дә шул әйберләрне тотып, эшләп карыйсылары килде. Бүгенге һәм үткән тормышны шул әйберләр аша күзалларга мөмкинлек туды. «Үткәне булмаганның-киләчәге юк» диләр, без дә мизгелгә генә булса да үткәнгә кайтып килдек. Халкыбызның көнкүрешен, йолаларын, бәйрәмнәрен тагын бер кат искә алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей мәктәпләр тормышыннан