Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза авылы халкы боз озатты

Борынгы ата-бабаларыбыз елгалардагы бозлар белән бергә авырулар, бәла-казалар да агып китә, дип ышанганнар.

Табигатьнең язгы яңарышы яңа өметләр, яңа уңышлар вәгъдә иткән, һәм халык, бу көнне көтеп алып, боз шытырдавын ишетү белән елга буенда җыелган, җырлап-биеп, милли уеннар уйнап боз озаткан, язны каршылаган.

Кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган бу йола - тик татарларга гына хас сирәк бәйрәм. Ул елга буйларында урнашып яшәгән авылларда гына үткәрелгәнлектән, кайбер урыннарда онытыла да башлаган инде.

10 апрель кичендә, Иске Шәйморза авылы халкы, әлеге күркәм йоланы дәвам итү максатыннан, Иске Шәйморза белән Чуваш Шәйморзасы уртасыннан аккан Чынлы елгасы тирәсенә җыелдылар. Йөзеп баручы бозларга карап кайгы – хәсрәтләрнең китүләренә ышанып, яхшы теләкләр багладылар. Кичне ямьләндереп моңлы гармун көйләре дә яңгырады. Авыл халкы яшьлекләрен искә төшереп җырладылар, сиптереп биеделәр.

Иске Шәйморза авылы китапханәчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев