Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Игелекнең чиге юк

    Хәйриячелек төшенчәсе бүгенге тормышта республиканың дәүләт сәясәтендә һәм киң җәмәгатьчелек арасында киң урын алып тора.

    2006 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршында хәйрия эшчәнлеге буенча совет эшли башлады. Әлеге оешма тарафыннан "Ел хәйриячесе" республика конкурсы уздырыла. Шулай итеп, игелекле гамәлләр кылган киң күңелле иганәчеләрне югары бәяләп, зурлап, мактау сүзләре белән телгә алалар. Болар - гади кешеләр дә, эре корпорацияләр, хәйрия фондлары, зур булмаган учреждениеләр һәм оешмалар да. Алар арасында Чүпрәле җирлегендә гомер кичергән, я булмаса биредә нәсел тамырлары белән тоташкан, читтә яшәүче якташларыбыз да бар.

    2015 ел нәтиҗәләре буенча узган бүләкләү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, чиксез рәхмәтен белдерде. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкчелегендә райондашларыбызга яхшы таныш булган «ТАИФ» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "ТехноНИКОЛЬ" корпорациясе президенты Сергей Колесников, Зур Чынлы авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равиль Бикчуров катнашты.

    Шулай ук, чара кысаларында республика районнарыннан күпбалалы, физик мөмкинлекләре чикле булганнар һ.б социаль категориягә караган гаиләләр килгән иде. Чүпрәледән исә, чарага Зур Аксу авылыннан Петр Мускатинов гаиләсе белән барды. Петр Мускатинов физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында армрестлинг буенча республикада бронза чемпионы исеменә лаек булды. Ул Польшада үтәчәк Россия чемпионатында катнашучы республика командасы составына керде.

    Игелек эшләү-бөек гамәл. Хәдистә дә: «Игелек эшләгән кеше Аллаһының рәхмәтенә ирешер" диелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: