Игелекле кешеләр бар ул, дөньяда
Дөнья. Тормыш. Язмыш. Бу сүзләрне һәр кеше үзенчә аңлый.
Ә Ходай кешене ничек иттереп алар белән бүләкләргә икәнне үзе белә. Язмышны яздырып булмый ул туганда язылган була,-ди элекегеләр. Бу чыннан да шулай. Мин дә шушы язмышның суккалап, каккалап алган бер баласы, ләкин әлегә кадәр шушы язмышым белән көрәшеп үземдә көч табып, тормыштан ямь табып яшим. Хөкүмәтебез дә безне онытмый һәрвакыт кайгыртып тора. Ләкин бүгенге рәхмәт сүзем "Тепловик» оешмасы җитәкчесе Юсупов Ранис Рөстәм улына.
Декабрьнең 1-10 на кадәр мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү атналыгы булып узды, шул уңайдан матди ярдәм күрсәткәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм!Эшегез дә зур уңышлар, уйлаган ниятләрегезнең барысы да, кыенлыкларсыз тормышка ашуын телим.Кылган изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!!!! Сезнең кебек изге күңелле кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам!
Хөрмәт белән Миләүшә Юсупова, Иске Чокалы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев