Туган Як
  • Рус Тат
  • Чәчүлек орлыгың сыйфатлымы?

    Республика буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкны тикшерү бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы үсемлекләренең орлыкчылык өлкәсендә РФ законнарының үтәлеше системалы рәвештә тикшерелә.

    Өлкә хуҗалыкларындагы көзге һәм сабан культуралары орлыклары тулы күләмдә салынырга һәм дәүләт стандартларына туры килергә тиеш.

    Тикшерүләр вакытында "Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары. Сорт һәм чәчү сыйфаты. Гомуми техник шартлар" (ГОСТ Р 52325-2005) таләпләренең үтәлмәве күзәтелә. Шулай ук, "Орлыкчылык турында"гы, аерым алганда, орлыкларны саклау, куллану һәм реализацияләү өлеше буенча федераль закон да үтәлми.

    Еш кына орлык саклау складларында төрле культуралар һәм сорт орлыклары тирә-як киңлек изоляциясеннән тыш саклана. Моның нәтиҗәсендә исә партияләрнең кушылуы барлыкка килә. Төрле сортлы орлыкларның бер үк складта саклануы сортның югалуына китерә. Вакытлар үтү белән склад биналары да яраксызга әйләнә, чөнки әлеге дә баягы финанс җитмәү нәтиҗәсендә аларга вакытында тиешле төзекләндерү үткәрелми. Шуның нәтиҗәсе буларак, түбәдән су үтә башлый, орлыклык материал яраксызга чыга. Аннан соң хуҗалыкларда орлыклар буенча документациянең дә тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы, сортлы орлык чәчелгән чәчүлек җирләрнең теркәлмәве һәм апробация акты, орлыкларның сыйфат таныклыгы, сорт идентификациясе һәм сатып алынган орлыкларга орлык сыйфаты турындагы таныклыкларның булмавы һ.б. күзәтелә. Хуҗалыкларда орлыкларның партияләрен теркәү турындагы журналларның алып барылмавын да искәртәсем килә. Шул ук вакытта орлыкларның дезинфекцияләнмәгән складларга салыну очраклары да юк түгел.

    Чәчү материалын сорт һәм чәчүлек сыйфатларына тикшерү һәр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесенең мөһим бурычы булып тора. Чөнки "орлыкчылык турында"гы федераль закон буенча дәүләт стандартларына җавап бирмәүче орлык чәчү тыелган. Моннан тыш, елына ике тапкыр орлыкларның чәчүгә яраклылыгын тикшерү мөһим: башлап көзен, саклауга куелганда, аннан дүрт айдан соң. Көзен тикшерү вакытында орлыкларның чисталык, шыту сәләте, дымлылык, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе анализлана. Язын, әгәр көзен тулы анализ ясалган булса, саклау чорында аның шыту сәләте кимемәгәнме дип кенә тикшерелә. Моннан тыш, фитосанитар экспертиза үткәрелә. Һәм алынган нәтиҗәләр буенча белгечләр орлыкларның чәчү нормасы нинди булуын, туфракка чәчәр алдыннан аларны нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәклеген билгелиләр.

    Элек алтын кагыйдә бар иде: 1 ноябрьгә кадәр орлыклар саклау урыннарына кондициясез салынмасын өчен эшкәртелергә һәм тикшерелергә тиеш иделәр. Аннан соң февраль ае башларында орлыкларны янәдән тагын бер кат тикшерергә тапшыралар иде. Бүген исә күпчелек хуҗалыклар чәчүлек орлыкларны тикшерүне кирәк дип санамыйлар. Яисә бер генә тапкыр, язын гына тикшертәләр. Кызганычка каршы, бер генә тапкыр тикшерелгән орлыклар бер генә тапкыр эшкәртелә дә. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре электр энергиясенә экономия ясау максатыннан чәчүлек орлыкны язын, чәчәр алдыннан гына сортларга аера башлыйлар.

    Әлбәттә, бу очракта экономия юк дәрәҗәсендә килеп чыга, көзен эшкәртелеп калдырылмаган орлыклык материал саклау чорында бозыла, аның шыту сыйфаты да начарая. Моннан тыш, чәчү дә чүпләнгән орлыклар белән башкарыла.

    Мондый административ хокук бозулар ачыкланган очракта "Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештерү, әзерләү, эшкәртү, саклау, реализацияләү, транспортлау һәм куллану кагыйдәләрен бозган өчен" РФ КоАПның 10.12, "Авыл хуҗалыгы үсемлекләренә документларны тутыру кагыйдәләрен бозган өчен" 10.13 маддәсе буенча җаваплылыкка тарту каралган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: