Туган Як
  • Рус Тат
  • Җирләр яңача бәяләнә

    2012 елдан башлап ТР күчемсез милек кадастрына республиканың авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясе турындагы яңа мәгълүматлар кертелгән. Бу авыл хуҗалыгы җирләренең кадастр бәясе үзгәргән дигән сүз, шуңа бәйле буларак җир салымының күләме дә үзгәрәчәк. Кадастр исәбе органы- ТР буенча "Росреестрның федераль кадастр палатасы"ның пресс-службасы закон нигезендә кадастрга кертелгән үзгәрешләр белән...

    Кадастр палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, кадастр бәяләве махсуслаштырылган коммерцияле оешмалар тарафыннан башкарыла. Алар 1 квадрат метр җирнең (чагыштырма күрсәткеч) бәясен аның кулланылышыннан, кайсы җирдә урнашуыннан, һәм башка характеристикаларыннан чыгып билгелиләр. Бәяләү нәтиҗәсе ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә раслана. Бары тик шуннан соң гына әлеге мәгълүматлар закон нигезендә күчемсез милек кадастрына кертелә. Аннан соң чагыштырма күрсәткечне җирнең мәйданына тапкырлау юлы белән кадастр бәясе исәпләнә. Шулай итеп, дәүләт күчемсез милек кадастры җирләрнең кадастр бәясе турындагы мәгълүматны саклаучы булып тора, моннан тыш, әлеге мәгълүмат кызыксынучы һәркемгә түләүсез нигездә бирелә.

    Авыл хуҗалыгы җирләренә ни өчен кабат бәя куелды соң? Моңа берничә сәбәп бар: беренчедән, элеккеге бәяләүдән соң 5 ел вакыт үтте, ә бу исә закон тарафыннан рөхсәт ителгән максималь срок. Икенчедән, бәяләү турындагы мәгълүматлар инде искерде. Һәм, ниһаять, 2010 елның 29 сентябрендәге Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы җирләренең кабат кадастр бәясен билгеләү турында яңа күрсәтмәләр кабул ителгән. Шулай итеп, әгәр элек авыл хуҗалыгы җирләрен бәяләгәндә культураларның уңыш бирү күрсәткече һәм соңгы елларда җирне эшкәртүгә киткән чыгымнар анализланса, хәзер исә уңышның уртача күрсәткече һәм җирнең үзлегеннән чыгып, аңа киткән чыгымнар исәпкә алына. Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, әлеге күрсәткечләр бу категориядәге җирләрнең базар бәясен билгеләгәндә дә кулланылалар.

    Кадастр бәяләве үткәргәндә барлык авыл хуҗалыгы җирләре дә төркемнәргә бүленә: сөрү җирләре, печән җирләре, билгеле бер культуралар игү өчен билгеләнгән җирләр, бакчалар, биналар урнашкан җирләр, урман участоклары, чүплекләр, чокырлар һ.б.

    Бәяләү, салымнар белән бәйле үзгәрешләрне без мәҗбүри арттыру дип аңларга өйрәнгәнбез. Законнар тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен бәяләү алымы тулысынча яңадан каралгач соңгы нәтиҗәдә нинди үзгәрешләр белачак, әлегә фаразлавы авыр. Әмма һәр очракта үзеңнең җиреңнең кадастр бәясе турында белеп торуың яхшырак. Ә аны исә Росреестрның дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.portal.rosreestr.ru) мөстәкыйль рәвештә карарга мөмкин яисә кадастр палатасында кадастр бәясе турындагы белешмәне сорап алып була (5 эш көне дәвамында түләүсез нигездә әзерләнә).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: