Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Экстремизмга – Юк!” дигән айлык игълан ителә

Әлеге айлык 3-30 сентябрьдә Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла.

"Экстремизмга - Юк!" айлыгы планы Татарстан Президенты карары белән расланган. Айлык барышында республика шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары, профилактика" дигән муниципаль тыңлаулар, мәктәп укучылары арасында "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра" дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Экстремизмга – Юк!” дигән айлык