Туган Як
  • Рус Тат
  • Экологиябезгә куркыныч яный

    Колорадо коңгызы Россиянең 3 миллион гектар, амброзия исә 6 миллион гектар җирендә рәхәтләнеп үрчеп ята.

    Ә бит кайчандыр алар безнең җирләрдә бө-тенләй дә юк иде. Үткән гасыр урталарында Америкадан кертелгән әлеге карантин объектларга инде халык та күнде.

    Бу карантинлы объ-ектларның безнең тер-риториягә үтеп керүенең берничә мисалы гына. Ә аларның саны исәпсез-хисапсыз. Карантинлы һәр объектны территориягә кертү ул авыл хуҗалыгы яисә урманчылык хуҗалыгына миллионнарча зыян китерү, алар белән көрәшү максатында җиребезгә тонналаган агу сибү белән тәмамлана. Ә бу исә иртәме-соңмы җиребезнең экологик системасының җиме-релүенә китерәчәк.

    Хәзерге вакытта бизнеста катнашучыларга административ барьерларны киметү максатында үткәрелүче гамәлдәге законнарны реформалаштыру һәм либераллаштыру сәясәте каран-тинлы объектлар үтеп керерлек итеп чикләрне ачты һәм илнең фитосанитар экологик куркынычсызлыгы минимумга кадәр кимеде.

    Илебез территория-сендә яңа карантин объектларның-корт-кычларның, үсемлек авыруларының, чүп үләннәрнең күпләп үтеп керүе авыл хуҗалыгында пестицидларның кулланылу күләмен тагын да арттырачак. Әлбәттә, үсемлекләрнең тамыр системасы аша агу кырларда үстерелүче авыл хуҗалыгы продукциясенә, ә аннан соң исә безнең өстәлләребезгә эләгә-чәк. Әлеге агулы химикатларның кеше организмына тәэсире фән тарафыннан әлегә тулысынча өйрәнелеп бетмәгән. Әмма бер нәрсә бәхәссез, Россиядә инде күптәннән демографик хәлнең тискәре булуы күзәтелеп килә. Агулы химикатларның бала организмына, гомумән, генофондка ничек тәэсир итәчәге дә әлегә сер булып кала.

    Россиянең бер генә төбәге дә транспорт ярдәмендә күчүче карантин объектлар үтеп керү куркынычыннан гарантияләнмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: