Туган Як
  • Рус Тат
  • Декларация тапшырырга соңга калма!

    Агымдагы елның 1 январеннан декларация кампаниясе старт алды.

    Шәхси эшмәкәр булып теркәлүче һәм юридик зат белешмәсеннән башка гына эшчәнлек башкаручы физик затлар; шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар; мөлкәтне арендалау килешүе яисә найм килешүе буенча бүләк алучы физик затлар; милек сатудан керем алучы физик затлар (әлеге затларның милеккә хокукы 3 елдан ким булган очракта); кыйммәтле кәгазьләр һәм устав капиталындагы өлешләрне сатудан керем алучы физик затлар; бүләк итеп күчемсез милек, транспорт чарасы, акцияләр, өлешләр, пайлар алучы физик затлар; лотерея, тотализатор һәм башка уеннарда (шул исәптән уен автоматлары) катнашып отыш алучы физик затлар 2012 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча агымдагы елның 30 апреленә кадәр салым органына декларация тапшырырга тиешләр.

    Декларация тутыруда сезгә www.r16.nalog.ru сайтында урнаштырылган "Декларация-2012" программасы ярдәм итәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: