Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов каберлегендә

    Җиңү язы! 71 нче яз! Бөтен кешелек дөньясы өчен зур бәйрәм, олы тантана! Ләкин бу - күз яшьләренә уралган бәйрәм. Чөнки ул миллионнарның гомерен өзгән, бихисап язмышларны имгәткән иң зур фаҗига булып, йөрәкләргә кереп калды. Әйе, авыр булды, язмышлары төрле булды халкыбызның сугыш елларында. Берәүләр, явыз дошман белән бил алышканда,...

    Безнең Кече Чынлы авылыннан да Бөек Ватан сугышына 1010 кеше киткән.Шуларның бары 652 се әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән.Ә инде сугыш кырында калган 358 ир-егетнең якты истәлеге авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр, аларның исемнәре буыннардан-буыннарга күчә барыр. Бөек Ватан сугышында Кече Чынлы патриотлары үзләрен аямыйча көрәштеләр. 1010 кешенең 352се төрле орден- медальләр белән бүләкләнделәр.Кызганычка каршы, исән-имин илгә әйләнеп кайткан ветераннар сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Һәрбер Җиңү язын кимегән сафлар белән каршы алабыз. Исән-имин яшәүче ил батырлары - алар бүген безнең тере тарихларыбыз да. Алар белән үткәргән һәрбер әңгәмә, очрашулар бүгенге буын балаларына иксез-чиксез файдалы мәгълуматлар бирә. Шуңа күрә ветераннарның даими хәлләрен белеп тору, алар белән җанлы әңгәмәләр кору, истәлек өчен фотоларга төшү, алардан алган материалларны махсус папкаларга туплау, альбомнарга тутыру безнең мәктптә уку елы буена алып барылган нәтиҗәле эш булып тора.

    Үткән елда ,Бөек Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан, Зыятдин Арсланов исемен мәңгеләштерү максатыннан, мәктәбебезгә Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов исеме бирелде.

    Бөек Ватан сугышы башланганда Зыятдинга унҗиде яшьтә тулмаган иде әле. Шулай да ФЗО мәктәбен тәмамлап, һөнәр алган, Урал заводларының берсендә үзен ударник һәм уңган активист итеп күрсәтергә өлгергән комсомолец иде инде ул, яше җиткәнче үк фронтка да үзе теләп китә.

    1942 нең апреленнән Бөек Ватан сугышында катнаша, ефрейтор, 21 нче армиянең 46 нчы укчы дивизиясе 314 нче укчы полкында автоматчы була. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 нең 28 июнендә Таммисуо (Финляндия, хәзерге Ленинград өлкәсе) торак пункты янында сугыш кырыннан яралы штаб башлыгын алып чыга, 1945 нең 15 гыйнварында Пультуск торак пункты (Польша) янындагы бәрелештә дошман траншеясына беренче булып бәреп керә; 1945 нең 2 апрелендә Данциг шәһәреннән (Германия, хәзерге Гданьск шәһәре, Польша) көньяк-көнчыгыштагы Нойендорф торак пункты янында разведчиклар төркеме белән дошман тылына үтеп керә, 32 дошман солдатын әсирлеккә төшерүдә батырлык күрсәтә.

    Ә гомер, аккан сулар сыман, үзенең шатлык-кайгы, өмет-омтылышлары белән мизгелдәй үткән дә киткән ләбаса. Тормышның соңгы көннәрен туган якта үткәрәсе килде аның. Урал якларыннан Буа шәһәренә кайтып урнашты. 1998 елның кышында якты дөнья белән бөтенләйгә саубуллашты.

    1999 елның ноябрь аенда, Арсланов Зыятдин Миңлебай улының исемен мәңгеләштерү уңае белән Буа шәһәрендә каберенә истәлек ташы куелды.

    «Зират ул - фанилык белән бакыйлык, гадәтилек белән серлелек очраша торган изге урын.Сүзнең чып-чын мәгънәсендәге изге Хәтер мәйданы» - дип әйткән иде заманында мәрхүм хөрмәтле галимебез Миркасыйм ага Госманов. Нинди тирән мәгънәле сүзләр! Без, Кече Чынлы урта мәктәбе укучылары, Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов каберлегенә даими рәвештә барып торабыз. Быелгы уку елында да,укытучыларыбыз белән бергәләп, батыр каһарманыбызның якты истәлегенә чәчәкләр куйдык һәм, кыйблага карап, дога кылдык. Аның кабере өстенә кемнеңдер мәрхәмәтле куллары белән утыртылган хуш исле чәчәкләр бар иде.

    Дөнья шундый тыныч, шундый якты, искиткеч матур. Ә тын һавадан колакларны салмак кына кытыклаган кошларның гәпләшүе бөтенләй сихри дөньяга алып китә безне... Аның кабере янында торганда, бөтен уй-фикерләребезне, тирә-якта тезелеп торган ак кабер ташлары дәрьясында туган тирән хис-тойгыларыбызны аңлатырлык түгел иде.Беркүпме шулай торгач,күңелебездә урнашкан һәм тирә-юньдә хөкем сөргән искиткеч тынычлыкны бозмас өчен, зираттан чыга торган юл белән атладык.

    Җиңү гаять зур корбаннар биреп яуланды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, мәрмәр һәйкәлләрдә, күпләгән музей экспонатларында саклана. Арсланов Зыятдин һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора.

    Без, 21 нче гасыр балалары, киләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләяәчәкбез. Яхшы укуыбыз, тырыш хезмәтебез белән моңа ирешербез. . Хәзер без сугыш чоры хатирәләрен бары китаплар укып, кинолар карап, әби-бабайларыбызның сөйләүләреннән чыгып кына беләбез. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Гомерлек кайгы, йөрәк ярасы калдырып, зур корбаннар биреп алынган Җиңү Көнен ел саен тыныч тормышта каршы алсак иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: